Исерек шофер турында хәбәр итеп, кеше гомерен саклап калырга да була
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Исерек шофер турында хәбәр итеп, кеше гомерен саклап калырга да була

ЮХИДИ кисәтә.

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчене,  яисә руль артына утырырга җыенучы кешеләрне туктату – һәрберебезнең гражданлык бурычы булуы турында кабат искәртә.

Әгәр дә инде исерек шофер сезне ишетергә һәм тыңларга теләми икән, кичекмәстән ЮХИДИгә  хәбәр итү кирәк.  Мондый очракларда кемгәдер начарлык эшлим дип уйлау – урынсыз. Киресенчә, үз вакытында шалтыратуыгыз кемнеңдер, хәтта шоферның үзенең дә  гомерен саклап калырга  мөмкин.

Заманча технологияләр тормышның барлык якларына да кагылды.  Хәзер исерек шофер турында Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе телеграм каналы:  https://t.me/leninogorskgibdd  аша хәбәр итәргә мөмкин.

 


Нет комментариев