Заман сулышы

Күрше районда җиңел автомобиль баганага бәрелү нәтиҗәсендә 18 яшьлек пассажирның гомере өзелгән

Әлмәттә җиңел автомобиль баганага бәрелү нәтиҗәсендә 18 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Шевченко урамында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче тизлеген арттырган һәм идарәсен югалтып, баганага килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, ике пассажирны хастаханәгә озатканнар. Шофер янәшәсендә утырганы реанимациядә үлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184538/

фото:pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: