Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида «Игътибар, тимер юл!» акциясе үткәрелде (+фотолар)

Лениногорскиның Писмән-Ватан тимер юл аша чыгу урынында, «Игътибар, тимер юл!» акциясе кысаларында, машина йөртүчеләргә буклетлар таратылды.

Нина Зеленина тимер юл аша чыгу урында дежур булып эшли. «2нче категорияле тимер юл аша чыгу урыны шәһәрдән 32 км булган Писмән-Ватан перегонында урнашкан. Ул түбән габаритлы планкалар белән җиһазландырылган. Әлеге планкалар поездның төзексез урыннарын җайга салыр өчен урнаштырылган.

Автоматик шлагбаумнар, сигнализация, светофор куелган. Юл йөрү кагыйдәләренә килгәндә, машина йөртүчеләр кагыйдәләрне бозу очраклары еш була. Светофорның кызыл төсендә чыгып китәләр. Юл кагыйдәсен бозган очракта, безнең камералар бар, барысын да төшерә. Диспетчерга нинди машина маркасы кагыйдә бозган, аның номеры хәбәр ителә. Ул ЮХИДИ идарәсенә хәбәр итә һәм алар әлеге машина йөртүчегә нинди җәза каралганын хәл итә», - дип сөйләде ул.

Лениногорск ЮХИДИ идарәсе начальнигы Елена Никитина тимер юл территориясендә юл кагыйдәләрен үтәмәгән очракта нинди чаралар күрелүе турында сөйләде.

«Әгәр дә руль артында утыручылар тимер юл аша узганда юл кагыйдәләрен боза икән, кимендә 5 мең сум штраф, яисә ярты елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә инде икенче тапкыр бозса, бер елга таныклыксыз кала. ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2024 ел башыннан бу урында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 5 кеше зыян күргән, 1 кеше һәлак булган. ЮХИДИ идарәсе һәрвакыт профилактик чаралар үткәреп тора. Бүген без машина йөртүчеләргә буклетлар тараттык», - ди ул. 

Буклетларда машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен бозмаска, юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгаруны булдырмаска, моның өчен  административ штраф каралган, шул хакта тулы мәгълүмат язылган. 

Тимер юл аша шактый гына машина узды. Һәр шоферга буклетлар таратылды. Мәсәлән, руль артында утыручы Халит Шәрифуллин: «Һәрвакыт әлеге юл аша чыгарга туры килә. Алай кимчелекләрен күрмим. Шлагбаум бар, светофор тора. Юл тирәсен һәрвакыт чиста тоталар. Миңа ошый»,-  дип әйтте. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев