Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида "Көзге каникуллар" профилактик чарасы башланды

Татарстанда, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында “Көзге каникуллар” исемле профилактик чара үткәрелә.

 

30 октябрьдән 6 ноябрьга кадәр Татарстанда “Көзге каникуллар” профилактик чарасы үткәрелә. Бу күләмле чара юл-транспорт һәлакәтенә каршы профилактик чара.

2019 елның  9 ае эчендә Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 429 юл һәлакәте теркәлгән, 13 бала һәлак булган, 453 бала җәрәхәтләнгән.


Балаларны транспортта йөртү вакытында да аварияләр булуы мәгълүм. Ел башыннан 10 бала-пассажир һәлак булган.
Балалар катнашындагы юл транспорт фаҗигаләре булу сәбәпле, балалар булган җирдә юл хәрәкәте буенча профилактик чаралар үткәреләчәк.
Бу вакыт кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучы кечкенә җәяүлеләргә дә игътибар итәчәкләр. Бу чараларда яшь инспекторлар, укытучылар, ата-аналар комитетлары катнашачак. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар турындагы мәгълүмат мәктәпләргә профилактик эш алып бару өчен җиткереләчәк.


Шулай ук белем йортларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Тиз караңгы төшү, төрле юл  ситуацияләре,  һава шартлары бозылу сәбәпле, Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда игътибарлы булырга чакыра. Киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар булдырырга куша.

Зөлфия Рахманова, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев