Әлмәт юлында кеше гомере өзелде
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Әлмәт юлында кеше гомере өзелде

27 майда кичке 10 нар тирәсендә Казан – Оренбург юлының Әлмәт районына кергән участогында Рено SANDERO машинасын йөртүче хатын-кыз куркынычсыз тизлектә хәрәкәт итеп, юлда баручы җәяүлене бәрдерә.

Ул машина юлыннан яктылыкны кире кайтаручы элементларсыз барган була. Ир-атның алган тән җәрәхәтләреннән урында ук гомере өзелә. Бу хакта Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. 
Фотолар Әлмәт ЮХИДИ бүлегеннән алынды

http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/lmt-yulynda-keshe-gomere-zelde
 


Нет комментариев