Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда "ГАЗель" һәм җиңел машина һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән

Татарстанда «ГАЗель» белән «Шевроле» җиңел машиналары һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

«Барлыгы 15 кеше зыян күргән, шул исәптән бер бала. Бер кеше һәлакәт урынында үлгән. Биш кеше Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Аларның берсен хастаханәгә озатканнар, икесе тикшерү уза, тагын икесе амбулатор дәвалануга җибәрелгән», — дип сөйләде ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

Тагын алты кеше Зәй үзәк район хастаханәсенә китерелгән, аларның икесе өйләренә кайтарылган, өчесен уртача авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар, берсен Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә күчерделәр.

Тагын өч кешене табиблар һәлакәт урынында караган һәм өйләренә кайтарып җибәргән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-11-2019/tatarstanda-gazel-m-i-el-mashina-lak-tend-15-keshe-zyyan-k-rg-n-5696053

 

 

 

 

 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев