Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда исерек машина йөртүче каршыга килүче байкерны бәрдергән

Татарстанда машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, исерек хәлдәге 49 яшьлек ир-ат, каршы як полосага чыгып, байкерны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

«Пәнҗешәмбе көнне, 8 августта, Мезиново – Свияжск автомобиль юлының беренче километрында «Мазда» автомобиленең 49 яшьлек йөртүчесе (өстәвенә, ул исерек хәлдә һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган), каршы як полосага чыгып, 45 яшьлек ир-ат идарә иткән «Ява» мотоциклы белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, мотоцикл йөртүче күпсанлы тән җәрәхәтләре алган һәм шунда ук җан биргән. Авариядә гаепле шоферны хастаханәгә озатканнар. Ул узган елның октябрендә 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/09/191273/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев