Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда М7 трассасында ике җиңел автомобиль һәм йөк машинасы катнашында авария булган

Бүген республиканың Питрәч районында килеп чыккан юл һәлакәтендә «Митсубиси» шоферы зыян күргән.

атарстанның Питрәч районында «Митсубиси» һәм «Лексус» автомобильләре, шулай ук «Скания» йөк машинасы катнашында юл һәлакәте булган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар авария урыныннан видео урнаштырган.

Видеокадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә ике җиңел автомобильгә дә җитди зыян килгән. «Митсубиси» тимер өеменә охшап калган. «Лексус»ның арткы өлеше, шулай ук уң як пассажир ишеге ватылган.

Юл һәлакәтендә «Митсубиси» шоферы зыян күргән. Авариянең нечкәлекләре һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны ачыклана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180216/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев