Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда телефоннан сөйләшеп баручы машина йөртүчеләрне туктаталар

Республикада «Мобильник» профилактика чарасы башланды.


 

Татарстанда машина йөрткәндә телефоннан сөйләшүчеләрне ачыклау буенча чаралар бара. Аларны автоинспекторлар туктата. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Республикада «Мобильник» профилактика чарасы башланды. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын йөртүчеләрнең телефон куллану кагыйдәләрен бозуына аерым игътибар бирәчәк», - диделәр автоинспекциядә.

Автоинспекция мәгълүматы буенча, юлдагы аварияләрнең төп сәбәбе булып элеккечә кеше факторы кала.  Машинада барганда йөртүчеләрнең кәрәзле телефоннан сөйләшүе дә шул исәпкә керә. Телефоннан сөйләшкәндә автомобиль хуҗасының реакциясе ике тапкыр диярлек акрыная. Беренче яртыеллыкта гына да биш меңнән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә, игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

http://saby-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев