Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

ЮХИДИ идарәсендә рульдә телефоннан сөйләшкән өчен штрафларны арттыру идеясенә бәя бирделәр

«Биредә административ басымнан бигрәк, кешеләрнең аңына йогынты ясарга кирәк», - дип искәртте ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников.

Рульдә телефоннан сөйләшкән өчен штрафларны арттыру – проблемадан чыгу юлы түгел. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ЮХИДИ башлыгы Михаил Черниковка сылтама ясап хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, машина йөртүчеләр игътибарларын читкә юнәлтү нәтиҗәсендә еш кына юл һәлакәтләре китереп чыгара. Биредә шул исәптән аралашу өчен һәм навигатор сыйфатында кулланыла торган мобиль телефоннарның да өлеше зур.

Шул ук вакытта, Черников штрафлар белән генә проблеманы хәл итеп булмый дип саный.

«Биредә административ басымнан бигрәк, кешеләрнең аңына йогынты ясарга кирәк», - дип искәртте ул.

Ведомство башлыгы шулай ук 2020 елда Россиядә электрон машина йөртү таныклыклары гамәлгә керәчәге, 2019 елда такси йөртүчеләр һәм аларның машиналарының техник торышын контрольдә тоту системасы эшли башлаячагы хакында сөйләде.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев