Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юлларда йөк машиналары йөрүгә чикләүләр кертелде

Бу гамәл вакытлыча гына. Татарстанда төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташый торган транспорт чаралары йөрүенә вакытлыча, төгәлрәге, 15 апрельдән 14 майга кадәр чикләүләр кертелә. Соңгы елларда, язын автомобиль юллары өслеген саклау максатыннан, кертелә торган әлеге чикләүләр ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан, 2007 елның 8 ноябрендәге 257 нче...

Бу гамәл вакытлыча гына.


Татарстанда төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары буйлап авыр йөк ташый торган транспорт чаралары йөрүенә вакытлыча, төгәлрәге, 15 апрельдән 14 майга кадәр чикләүләр кертелә.

Соңгы елларда, язын автомобиль юллары өслеген саклау максатыннан, кертелә торган әлеге чикләүләр ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан, 2007 елның 8 ноябрендәге 257 нче федераль законның 30 нчы маддәсенә таянып, 14 мартта кабул ителгән 137 нче карар нигезендә башкарыла.

Шул рәвешле, язгы чорда транспорт чарасы күчәренә төшә торган авырлык чиге бер күчәрле арбага 6 т дип билгеләнгән, 2 күчәрле арбага - 5 т, 3 күчәрле арбага - 4 т.

Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, почта, орлык фонды, ашламалар, ягулык ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажир автобусларына, башкарма хакимиятнең федераль органнары транспорт чараларына кагылмый.

Югарыда каралган кагыйдәне бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.21.1 маддәсендә транспорт белән идарә итү хокукын алуга кадәр административ җаваплылык каралган, ә юридик затларга - 500 мең сумга кадәр штраф. Тотылганнарның транспорт чарасы рөхсәт кәгазе китергәнчегә кадәр тоткарлана - бу очракта югарыда телгә алган кодексның 27.13 нче маддәсенә таяныла.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X