Зәй янындагы юл һәлакәтендә 37 яшьлек автоледи үлгән
Бүген иртән Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 25нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
Зәй янындагы юл һәлакәтендә 37 яшьлек автоледи үлгән. Бу турыда «Новости Заинска» газетасы хәбәр итә.
«Бүген 7.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 2 нче чакрымында 14 модельле «Лада» автомобиле каршы як полосага чыккан һәм «Форд» белән бәрелешкән», – диелгән хәбәрдә.
Юл-транспорт һәлакәтендә автоледи авыр җәрәхәтләр алган һәм шунда ук үлгән. Иномарканың 21 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре ачыклана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/01/181870/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев