Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Лениногорскида кайда барырга була

Әлеге бүлектә Лениногорск шәһәрендә кайда ял итәргә? Лениногорскида нинди парклар һәм истәлекле урыннар бар? Шул хакта мәгълүмат таба аласыз.

Лениногорск шәһәрендә кайда ял итәргә? Мәдәният сараенда 3D-кинотеатр эшләп килә. Лениногорск шәһәрендә  Туган якны өйрәнү музее, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә, төрле сәүдә үзәкләре эшли. Лениногорск шәһәрендә «Мэхэббэт» паркы, «М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы», «Юбилейный» паркы, ял итү өчен пляж бар. Лениногорск шәһәрендә төрле истәлекле урыннар күп. Алар белән монда таныша аласыз.  

Нефтьчеләр монументы — Лениногорск шәһәренең төп истәлекле урыннарның берсе. Аның биеклеге 33 метр. Монумент геологларның, быраулаучыларның, нефть чыгаручыларның һәм, гомумән, Татарстанның нефть тармагы башлангычында торган барлык кешеләрнең хезмәт батырлыгын мәңгеләштереп тора.

Яңа Шөгер авылы – 1нче скважина — Скважинаны бораулау 1941 елның 6 июнендә башлана. Ике елдан соң скважина нефть бирә башлый. Бораулау эшләре мастер Г.Х. Хәмидуллин бригадасы тарафыннан үткәрелә. Бөек Ватан сугышы елларына туры килү сәбәпле, хатын–кызларны да эшкә алалар, эшләренең иң авыры алар җилкәсенә төшә. Бүгенге көндә 35 мең тоннадан артык нефть чыгарылган. Скважина бүген дә эшли. Нефтьне беренче булып ачучылар истәлегенә скважина янында обелиск та урнаштырылган. Беренче стела 1981 елда куелган булса, 2015 елда, «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгы уңаеннан мемориаль комплекс яңартылган. Бу урын — истәлекле урын булып тора. Ел саен «Татнефть» компаниясе ветераннары һәм кунаклары килеп «Өч буын очрашулары» оештырыла.

Тимәш авылы – 3нче скважина — 1948 елның 31 маенда скважинаны казу тәмамлана. 1948 елның июлендә көненә 124 тонна чиста нефть чыгарыла башлый. Шулай итеп, Тимәш авылында чыгарылган нефть илебезнең сәнәгате үсешен билгели.

Шөгер авылы Нефть музее — Музей Шөгер авылының нефть битум заводы урынында 2015 елда оешкан. Майданы: территориясе 145 000 м2, биналары: 1 534 м2. 2021 елда Рәис Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча яңа экспозиция төзелә. Бүгенге көндә музей экспозицияләре түбәндәге юнәлешләрне чагылдыра – нефтьне борынгыдан бүгенге көнгә кадәр куллану, Шөгер нефть битумы заводы тарихы, нефть технологияләрен үстерү, нефть табылган җирле халыкның яшәү рәвеше һәм көнкүреше. Нефть музее комплексы — республиканың тарихи–мәдәни истәлекле урыннары исемлегенә керде. 2021 елда музей Санкт–Петербургта Бөтенроссия корпоратив музейлар конкурсында тәкъдим ителде һәм профессиональ экспертларның иң югары бәясен алды. Нефть музее Гран–прига лаек булды һәм илнең «Иң яхшы корпоратив музее» дип танылды.

Тимәш авылы Габдерәхим Утыз Имәни ис. мемориаль комплекс — Күренекле шагыйрь, мәгърифәтче, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәнинең әтисе Госман шунда туган, соңрак галим үзе 1810 елдан алып вафат булганчыга кадәр – 1834 елга кадәр Тимәштә яшәгән, шунда җирләнгән. Утыз Имәнинең 100дән артык эше бар, безгә шуларның 60 исемдәгесе генә килеп җиткән. Әлеге мәдәни–тарихи комплекс район җитәкчелеге һәм Тимәш авылы халкы инициативасы буенча төзелгән, авыл халкы дигәндә бигрәк тә Айрат Габидуллинны аерым әйтәсе килә. Авылда шундый комплексны сафка бастырыйк дип, төрле инстанцияләргә йөрүче. Мәдәни–тарихи комплекс эчендә граниттан стелалар куелган, ул стелаларда Утыз Имәнинең биографиясе, эшләреннән өзекләр язылган. Шулай ук аскы терәк белән (подставкада) ачык китап монументы да урын алган. Ул үзенә күрә аерым матурлык биреп тора. Комплексның кырыйлары матур челтәрләп ясалган. Комплексның икенче өлешендә ял итү зонасы, спорт тренажерлары, чәчәкләр урыны — клумба һәм фонтан ясалган.

Лениногорск – Ротонда — Ротонда — 1958 елда архитектор В. Бельский проекты буенча төзелгән. Лениногорскиның Урман паркы Санкт-Петербург шәһәренең Павловский паркы белән охшаш дип сөйлиләр. 2016 елда ротонда реконструкцияләнә. Анда ничә баскыч дип уйлыйсыз? Соңгы исәпләү буенча аларның саны 211 булган.

Лениногорск Нефть музее —  Нефть музее 1637 елдан алып бүгенге көнгә кадәр чорны үз эченә алган тарихны саклый. 2015 елда нефть музее тулысынча яңартылды: заманча технологияләре кертелде, залларда яңа экспонатлар, макетлар, архив документлары пәйда булды, алар Татарстанның нефть сәнәгатенең барлыкка килү һәм үсеш тарихына бәхәссез дәлилләр булып тора. Сергей Трусов фотосы.

Лениногорск Кара ротонда —  Кара ротонда, шулай ук, М.Горький исемендәге паркта урнашкан. Аны Лениногорскиның 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышлап ачканнар. Аның баскычларыннан менеп шәһәр күренешен күрергә мөмкин. Яшьләр һәм яшь парлар өчен яраткан урын булып тора.