1 февраль 2018 яңалыклары
-
Иртәгә Татарстанда томан булачак
3, 4 һәм 5 февральдә Татарстанда айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак. Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы хакында кисәтте. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда урыны белән томан күзәтеләчәк. Моннан тыш, КФУның...
-
новости
-
Лениногорскида "Сугыш хатлары" исемле күргәзмә эшләде (фотолар)
31 гыйнвар - 1 февраль көннәрендә шәһәребезнең Никахлашу сараенда "Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар" күргәзмәсе эшләде. Әлеге акция "Тарихи хәтер" проекты кысаларында республикабызның төрле шәһәр-районнарында үтә. Әлеге проектның төп максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын саклау, Россиянең мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрен баету, аларны киләчәк буынга тапшыру, яшьләрдә патриотик хис тәрбияләү....
-
9 яшькә кадәр барысы да игътибарсыз!
Ата-аналардан сабыйлары игътибар туплый алмавы турында ишетергә туры килә. Ләкин зарланырга ашыкмаска кирәк. Кайбер бала тумыштан ук сүлпән була: әкрен хәрәкәтләнә, игътибар туплый алмый. Андыйлар югалып калучан, игътибарсыз була, әкрен эшли, мәсәләләрне озак чишә. Ләкин баланы ашыктырырга ярамый. Ашыгудан аның игътибары артмый, ә менә хаталарны тагын да күбрәк ясавы ихтимал....
-
Үзәк китапханәдә Рәшит Шиһапка багышланган кичә узды (фотолар)
31 гыйнвар көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шагыйрь Рәшит Шиһапның тууына 80 ел тулуга багышланган "Җырларымнан мине эзләгез..." дип аталган искә алу кичәсе узды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды, Рәшит Шиһап иҗаты турында Альберт Хәсәнов, Җәмит Рәхимов, Әхмәт Рәшит, Галимҗан Гыйльманов фикерләре җиткерелде. Шулай ук якташ шагыйрь сүзләренә язылган җырлар...
-
Татарстанда өч көндә айлык явым-төшемнең яртысыннан күбрәге явачак
Якындагы көннәрдә республикада сизелерлек җылыта, аннары тагын салкынайтачак. Татарстанда февраль башында өч көн эчендә айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Ай башында өч көн эчендә (шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе) республикада көчле буран булачак....
-
Түбән Каманың чаңгы базасында Гөлшат Котенкова үтерелгән алачыкны җимерәчәкләр
Түбән Камада "Алмаш" чаңгы базасында Гөлшат Котенкова үтерелгән каравылчы алачыгын җимерәчәкләр. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә өйрәнү-тренировка үзәгендә хәбәр иттеләр. База хезмәткәрләре фаҗигадән соң әле дә өнгә килә алмыйлар. Элек, агентлык хәбәр иткәнчә, 9 гыйнвар кичендә Түбән Кама кызы Гөлшат Котенкова югалган иде. Төнлә аның үле гәүдәсен таптылар, ә бер...
-
Республикада ЮХИДИ хезмәткәрләре юлдагы чокырларның зурлыгын яңа ысул белән үлчәячәк
Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде. Республика юлларындагы кимчелекләрне күрсәткән барлык фотография һәм видеоларны юл-патруль хезмәте инспекторлары Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрәчәк. Ленар Габдрахманов сүзләренчә, инспекторлардан алынган мәгълүмат юллар сыйфатын контрольдә тотуны...
-
Ике әлмәтле мәктәп укучысын көчләгән
Әлмәт районында яшәүче ике адәм актыгын мәктәп укучысын көчләгән өчен хөкем иттеләр. Бу хәл узган елның 8 маенда була. Ике исерек егет кызны өенә кадәр илтәбез дип машиналарына утырталар. Әмма өенә кайтару урынына аны Рус Акташы авылы тирәсендә Зәй буена алып барып көчлиләр. Гаепләрен танымасалар да, егетләрне суд икесенә бергә...
-
Лениногорск чибәрләре колагына: ЧӘЙ ЧӘЧНЕ НЫГЫТА
1 аш кашыгы яшел чәйне 2 стакан кайнар суга салып, 30 минут пешерергә. Төнәтмәне сөзәргә һәм шуның белән чиста чәчне чайкарга, аннары киптерергә. Яшел чәй бик яхшы кондиционер, ул чәчләрне йомшарта, ялтырата. Чәчегез коелса, каты чәй белән дәвалап карагыз. 10 көн буе һәр кич чәч төбенә каты итеп пешерелгән чәй...
-
Тәмәке тарту кыйммәткә төшәме ?
Россиядә тәмәке тартучы елына ким дигәндә 36 мең сум акча сарыф итә. Бүгенге көндә, Россиядә барлык халыкның 34 проценты тәмәкегә бәйле. Шунысын да әйтергә кирәк, 8 ел элек булган мәгълумәтләргә карарганда, ул елларда тәмәке тартучылар 41% ны тәшкил иткән булган. Халыкның тәмәкедән баш тартуы нәкъ менә әлеге хаклар арту белән...
-
Лениногорск көрәшчеләре сынатмады
Казанда грек-рим көрәше буенча республика ярышлары үтте. Анда Идел буе һәм Татарстан спортчылары көч сынашты. Үз авырлыгында Маркин Кирилл җиңүче булды. Икенче урында - Самигуллин Ленар һәм Гимаев Данил. Өченче урында - Киямов Ильсур һәм Чатуров Сергей. фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru
-
Күрше шәһәрдә сабый үлгән
Әлмәттә көпә-көндез яшь ярымлык сабый үлгән. Бу хәл Чернышевский урамындагы йортларның берсендә 27 гыйнвар көнне була. Кызчык үлгәндә әнисе дә өйдә булган. Баланың сәламәтлегендә проблемалар булган дигән фараз бар. Тикшерү бара. http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/lmtt-sabyy-lgn
-
Лениногорск кызы Заррина бокс чемпионатында өченче урын алды
Димитровград шәһәрендә кызлар боксы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда 170 ләп спортчы хатын-кыз катнашты. Лениногорск кызы Заррина Халимова уңышлы чыгыш ясап, өченче урын яулады. Котлыйбыз! фото: Артур Галиуллин
-
АВТОСӨЮЧЕЛӘРНЕ НИНДИ ЯҢАЛЫКЛАР КӨТӘ?
ЮХИДИ хәбәр итүенчә, быел йөртүчеләр өчен яңалыклар шактый булачак: юлларда яңа тамгалар барлыкка киләчәк, техник карау (техосмотр) үтү тәртибе үзгәрәчәк һ.б. Закон проектларының бер өлеше Дәүләт Думасы тарафыннан расланган, калганнары да якын арада хәл ителер, дип көтелә. - Юл кагыйдәләренә бәйле булмаса да, йөртүчеләрне иң борчыган мәсьәлә - ягулык кыйммәтләнү....