Лениногорск чибәрләре колагына: ЧӘЙ ЧӘЧНЕ НЫГЫТА
1 аш кашыгы яшел чәйне 2 стакан кайнар суга салып, 30 минут пешерергә. Төнәтмәне сөзәргә һәм шуның белән чиста чәчне чайкарга, аннары киптерергә. Яшел чәй бик яхшы кондиционер, ул чәчләрне йомшарта, ялтырата. Чәчегез коелса, каты чәй белән дәвалап карагыз. 10 көн буе һәр кич чәч төбенә каты итеп пешерелгән чәй...
1 аш кашыгы яшел чәйне 2 стакан кайнар суга салып, 30 минут пешерергә. Төнәтмәне сөзәргә һәм шуның белән чиста чәчне чайкарга, аннары киптерергә. Яшел чәй бик яхшы кондиционер, ул чәчләрне йомшарта, ялтырата.
Чәчегез коелса, каты чәй белән дәвалап карагыз. 10 көн буе һәр кич чәч төбенә каты итеп пешерелгән чәй ышкырга кирәк. Ул чәчне ныгыта, коелуын киметә, үстерә.
Чәчегез тиз майланса, 1 стакан каты итеп пешерелгән кара чәйгә
1 стакан имән кайрысы төнәтмәсе кушарга кирәк. Чиста чәчне төнәтмә белән чайкарга һәм шул килеш киптерергә. Бу рецепт карарак чәчле кешеләргә генә туры килә, чөнки ул чәчне азрак буйый.
Прическа ясаганда да ярдәм итә. 1 аш кашыгы кара чәйне 1 стакан кайнар суда пешерергә. Сөзеп, бөдрәләтер алдыннан чәчне юешләргә. Болай чәчнең бөдрәсе озаграк саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев