Республикада ЮХИДИ хезмәткәрләре юлдагы чокырларның зурлыгын яңа ысул белән үлчәячәк
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Республикада ЮХИДИ хезмәткәрләре юлдагы чокырларның зурлыгын яңа ысул белән үлчәячәк

Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде. Республика юлларындагы кимчелекләрне күрсәткән барлык фотография һәм видеоларны юл-патруль хезмәте инспекторлары Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрәчәк. Ленар Габдрахманов сүзләренчә, инспекторлардан алынган мәгълүмат юллар сыйфатын контрольдә тотуны...

Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.

Республика юлларындагы кимчелекләрне күрсәткән барлык фотография һәм видеоларны юл-патруль хезмәте инспекторлары Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрәчәк.

Ленар Габдрахманов сүзләренчә, инспекторлардан алынган мәгълүмат юллар сыйфатын контрольдә тотуны яхшыртачак, һәлакәтләрне киметәчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/31/157101/


Нет комментариев