Татарстанда өч көндә айлык явым-төшемнең яртысыннан күбрәге явачак
Якындагы көннәрдә республикада сизелерлек җылыта, аннары тагын салкынайтачак. Татарстанда февраль башында өч көн эчендә айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Ай башында өч көн эчендә (шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе) республикада көчле буран булачак....
Якындагы көннәрдә республикада сизелерлек җылыта, аннары тагын салкынайтачак.
Татарстанда февраль башында өч көн эчендә айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Ай башында өч көн эчендә (шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе) республикада көчле буран булачак. 4 февральдә бер көн эчендә 10 миллиметр күләмендә явым-төшем көтелә. Шул рәвешле, өч көндә айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак», - дип искәртте ул.
Быелгы кышта кар күп яуды. Декабрь явым-төшемнәр буенча норманы арттырып "үтәде", гыйнвар да аннан калышмады. Февральдә явым-төшем нормасы 28 миллиметр тәшкил итә.
«Температурага килгәндә, инде бу шимбәдә үк сизелерлек җылытачак. 3 февральдә көндез -5; 4 февральдә -0, ә 5 февральдә -6 градус салкын булачак. Төнге температураларга килсәк, 3 февральдә -11, 4 февральдә -5, 5 феврадьдә -9 градус салкын», - диде Юрий Переведенцев.
Бераз җылытып алганнан соң, республикада тагын суытачак. Инде 6 февральдә үк төнлә -14 градуска кадәр салкынайта. Республика аша Скандинавия циклоны узачак. Ул Арктикадан салкын җил алып килә.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/01/157176/
фото: http://superwall.us/thumbnail/let_it_snow_bliss_am_this_winter_season_with-SsGZ.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев