Лениногорскида "Сугыш хатлары" исемле күргәзмә эшләде (фотолар)
31 гыйнвар - 1 февраль көннәрендә шәһәребезнең Никахлашу сараенда "Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар" күргәзмәсе эшләде. Әлеге акция "Тарихи хәтер" проекты кысаларында республикабызның төрле шәһәр-районнарында үтә. Әлеге проектның төп максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын саклау, Россиянең мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрен баету, аларны киләчәк буынга тапшыру, яшьләрдә патриотик хис тәрбияләү....
31 гыйнвар - 1 февраль көннәрендә шәһәребезнең Никахлашу сараенда "Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар" күргәзмәсе эшләде.
Әлеге акция "Тарихи хәтер" проекты кысаларында республикабызның төрле шәһәр-районнарында үтә.
Әлеге проектның төп максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын саклау, Россиянең мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрен баету, аларны киләчәк буынга тапшыру, яшьләрдә патриотик хис тәрбияләү.
Күргәзмәдә Лениногорск, Түбән Кама, Ютазы, Актаныш, Яр Чаллы, Бөгелмә районнарыннан булган сугышчыларның яу кырыннан язылган хатлары урын алды. Аларның эчтәлеген саклап, зурайтып плакат-баннер ясаганнар. Аларны тыныч кына укып та булмый, тамакка төен утыра, күзләр яшьләнә... Лениногорскилылар исә райондашыбыз - Советлар Союзы герое Ислам Халиковның берничә хатын тәкъдим итте.
Бөек Ватан сугыш чорының кайтавазы булып яңгыраган хатлар, күңел кылларын кузгатты.
Текст һәм фото авторы Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев