2 апрель 2018 яңалыклары
-
Лениногорскиның Р.Шиһап исемендәге халык театры яңа премьера күрсәтәчәк
Р. Шиһап исемендәге татар халык театры шушы көннәрдә тагын бер яңа спектакль әзерләп бетергән. Ул - Наил Нуртдиновның "Дулаган атка-корыч йөгән" дигән спектакле. -Супер сатирик комедия ул, - ди театрның режиссеры Мәдинә Сафиуллина. Ике пәрдәдән торучы спектакль Наил Нуртдинов әсәре буенча эшләнгән. Ул - безнең вышка монтажлау конторасында мастер булып...
-
“БӘРӘҢГЕНЕ ҮРДЕРЕРГӘ КАЙЧАН ЧЫГАРЫРГА? МОНЫ НИЧЕК ЭШЛӘРГӘ?”
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева: - Үрдерү бәрәңгенең тишелешен тизләтә, уңышны 10-14 көнгә иртәрәк өлгертү һәм авыруларга, шул исәптән фитофтороз, макроспориоз һәм башка вируслы һәм гөмбәле чирләргә бирешү куркынычын киметергә булыша. Үрдереп утырту язгы дым запасын нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге бирә. Бәрәңгене утыртырга 3-4 атна кала баздан чыгарып, +10...+15 оС...
-
Чаллы кешесе гаражында мәет тапкан
Чаллы кешесе үз гаражында мәет тапкан, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. Кичә 35 яшьлек Чаллы кешесе гаражына барган һәм мәеткә юлыккан. Көч кулланып үтерү билгеләре булмаган таныш түгел ир-ат мәете идәндә яткан. Хуҗа шунда ук полициягә шалтыраткан. Гадәттән тыш хәл урынына килгән полицейскийлар үлгән кеше кесәсеннән күрше республикада яшәгән...
-
«Курбан-байрам с рюмкой водки», яки Бабаларыбыз бәйрәмдә эчкәнме?
Язудан әллә бераз туктап торырмынмы дигән идем, булмады. Интернетта очраклы рәвештә ТР Фәннәр Академиясендә баш фәнни хезмәткәр булып эшләүче Габдрафикова Лилия Рамил кызының «Пьянство татар 100 лет назад: Курбан-байрам с рюмкой водки, нетрезвые шакирды и тлетворное влияние Запада» исемле язмасына тап булдым. Әлеге язма интернет-газетада урнаштырылган. Тарих фәннәре докторы Лилия...
-
Йөзьяшәр лениногорскилы Александра Никифорова (фотолар)
Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Андреевна Никифорова 100 яшен тутырды Юбилярны бүген шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Шулай ук "ТМС-групп" җәмгыятеннән ветераннар советы рәисе, «МехСервис-НПО" ветераннар советы рәисе, 2нче ТОС рәисе урынбасары да тәбрикләүләргә кушылды. - Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сез безнең өчен үрнәк. Сәламәтлек, күтәренке кәеф, гаиләгезгә...
-
Жириновский: “Аерылышуларны теркәмәскә, алиментларны бетерергә!”
ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның депутатлар белән очрашуы барышында сәер тәкъдимнәр әйткән: беренче никахны рәсми таркатмыйча да икенче никахка керергә мөмкин булсын, алиментлар түләү бетсен! "Алиментларны дәүләт түли ала. Моның аркасында низаглар элекке ир белән хатын арасында зур конфликтлар тудыра, аларга яңа гаилә корырга комачаулый. Алиментларның файдасыннан...
-
Лениногорск бакчачыларына Помидор үстерү тәртибе
Помидор - иң күп үстерелә торган яшелчә. Помидор орлыгын марганцовка эремәсендә тотып, чиста су белән чайкатып, 2 сәгать җилләткәч, сортларын язып, 12 сәгать аерма белән 1 ай дәвамында туңдыргычның иң өске катында чыныктырам. Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр - туңдыргычта, ә инде кичке 6дан иртәнге 6га кадәр бүлмәнең кояшсыз ягында...
-
Миллион долларга... чынаяк аласың килмиме?
Гонконгның Сянган күргәзмә үзәгендә аукционда сурәтләр, савыт-саба, борынгы әйберләр сатылачак. Тәкъдим ителәсе 3700 әйбернең гомум хакы - 2,8 миллиард Гонконг доллары. 1 гонконг доллары - 7 сум. Әйберләр арасында миллион доллар торучы чынаяк та бар. http://kiziltan.ru/
-
ЮХИДИ штрафлары турындагы карарны электрон юл белән алу өчен нишләргә?
Штрафлар турындагы карарларны электрон юл белән алу өчен: www.gibdd.tatarstan.ru сайтындагы «В помощь водителю» бүлегенә кереп, гариза тутырырга кирәк. Шуннан соң аны республика буенча ЮХИДИ идарәсенә җибәрергә кирәк. Адресы: Казан, Оренбургский тракт, 5 нче йорт, кабинет 1-10) . ИНН һәм транспорт чарасын теркәү таныклыгы күчермәсен дә җибәрү кирәк булачак. Юл иминлеген...
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика сулыкларында суның биеклеген күзәтә
Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән. (Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика сулыкларында суның биеклеген күзәтүен дәвам итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге...
-
Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь: "Көлә-көлә кар ява"
Көлә-көлә кар ява Елмая торган көн бүген, Ак пәрдә тарткан һава. Һәр елны апрель башында Көлә-көлә кар ява. Якалардан кереп буран Шүрәледәй кытыклый. Шаян җил баш киемнәрен Салдырырга онытмый. Морҗәләр җылы пар өреп, Җылыта урамнарны. Сыерчык оясын барлый Сыерчык бураннары! Бию көе сорый өйләр, Тәрәзләр күзен кыса. Саескан кунак чакырып,...
-
Россиядә эшсезлек буенча пособие күләмен арттыралар
РФ Хезмәт министрлыгы киләсе елдан эшсезлек буенча пособие күләмен арттырырга планлаштыра. Бу хакта норматив хокукый актлар проектының федераль порталында хәбәр ителә. Документның төп максаты - россиялеләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны актив рәвештә эш эзләүгә стимуллаштыру. Әлеге үзгәрешләр хисабына яшәү шартлары яхшырыр дип көтелә. Билгеле булганча, эшсезлек буенча пособие күләме...
-
Әлмәт төрмәсендә гадәти булмаган хәл
Әлмәтнең төзәтү колониясендә җәза срогын үтүчене гадәти булмаган сюрприз көтә. Әмма ул билгеләнгән кешегә барып җитә алмый кала. Хокук сагында торучылар уяу булып чыга. Вакыйга болай була. Алабугада яшәүче 41 яшьлек ханым 23 мартта Әлмәткә хөкем ителгән ире белән очрашуга килә. 12.40 сәгатьтә аны КППда наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлеге...
-
Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихинны Казанга алдылар
Соңгы өч елда Лениногорск эчке эшләр бүлеген җитәкләгән полковник Александр Мищихинны Казан полициясе начальнигы итеп куйганнар. Бу турыда эшлекле дүшәмбе вакытында башкала мэры Илсур Метшин хәбәр итте, дип яза "Татар-информ"агентлыгы. «Тәҗрибәле, карьера үсешенең барлык баскычларын да үткән кеше. Хезмәт юлын Алабуга полициясендә башлаган. Шуннан соң Менделеевск районы милициясе начальнигы булган"...
-
Татарстанда җитештерелгән кер порошогы тапларны иң яхшы чистарта торган дип табылган
Порошокларның күбесе тапларны чистарту өчен түгел, ә кергә "хуш ис бирү" өчен генә билгеләнгән, дип саный экспертлар. Татарстанда җитештерелгән кер юу порошогы иннек табын, шулай ук май тапларын бетерү буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Экспертлар кер юа торган порошокларның 31 бренды катнашкан тикшеренүдән соң шундый нәтиҗәгә килделәр, дип хәбәр итә...