Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаллы кешесе гаражында мәет тапкан

Чаллы кешесе үз гаражында мәет тапкан, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы. Кичә 35 яшьлек Чаллы кешесе гаражына барган һәм мәеткә юлыккан. Көч кулланып үтерү билгеләре булмаган таныш түгел ир-ат мәете идәндә яткан. Хуҗа шунда ук полициягә шалтыраткан. Гадәттән тыш хәл урынына килгән полицейскийлар үлгән кеше кесәсеннән күрше республикада яшәгән...

Чаллы кешесе үз гаражында мәет тапкан, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы.

Кичә 35 яшьлек Чаллы кешесе гаражына барган һәм мәеткә юлыккан. Көч кулланып үтерү билгеләре булмаган таныш түгел ир-ат мәете идәндә яткан. Хуҗа шунда ук полициягә шалтыраткан.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән полицейскийлар үлгән кеше кесәсеннән күрше республикада яшәгән 43 яшьлек ир-ат исеменә документ табып алган.

Мәетне судмедэкспертларга озатканнар. Алар ир-атның бер тәүлек чамасы элек үлгәнлеген ачыклаган. Үлем сәбәбе әлегә билгесез.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/02/161171/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев