Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь: "Көлә-көлә кар ява"

Көлә-көлә кар ява Елмая торган көн бүген, Ак пәрдә тарткан һава. Һәр елны апрель башында Көлә-көлә кар ява. Якалардан кереп буран Шүрәледәй кытыклый. Шаян җил баш киемнәрен Салдырырга онытмый. Морҗәләр җылы пар өреп, Җылыта урамнарны. Сыерчык оясын барлый Сыерчык бураннары! Бию көе сорый өйләр, Тәрәзләр күзен кыса. Саескан кунак чакырып,...

Көлә-көлә кар ява
Елмая торган көн бүген,
Ак пәрдә тарткан һава.
Һәр елны апрель башында
Көлә-көлә кар ява.
Якалардан кереп буран
Шүрәледәй кытыклый.
Шаян җил баш киемнәрен
Салдырырга онытмый.
Морҗәләр җылы пар өреп,
Җылыта урамнарны.
Сыерчык оясын барлый
Сыерчык бураннары!
Бию көе сорый өйләр,
Тәрәзләр күзен кыса.
Саескан кунак чакырып,
Чыркылдый былтыргыча.
Ә авылның күңеле көр,
Кемдер алдый, алдана.
Юри генә шаяртканны
Алдакчыга санама!
Бәйрәм тамашасы әзер
Ак пәрдә тарткан һава
Елмаймый ничек түзәсең,
Көлә-көлә кар ява!..
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев