Йөзьяшәр лениногорскилы Александра Никифорова (фотолар)
Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Андреевна Никифорова 100 яшен тутырды Юбилярны бүген шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Шулай ук "ТМС-групп" җәмгыятеннән ветераннар советы рәисе, «МехСервис-НПО" ветераннар советы рәисе, 2нче ТОС рәисе урынбасары да тәбрикләүләргә кушылды. - Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сез безнең өчен үрнәк. Сәламәтлек, күтәренке кәеф, гаиләгезгә...
Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Андреевна Никифорова 100 яшен тутырды
Юбилярны бүген шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Шулай ук "ТМС-групп" җәмгыятеннән ветераннар советы рәисе, «МехСервис-НПО" ветераннар советы рәисе, 2нче ТОС рәисе урынбасары да тәбрикләүләргә кушылды.
- Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сез безнең өчен үрнәк. Сәламәтлек, күтәренке кәеф, гаиләгезгә иминлек телим, - диде шәһәр башлыгы урынбасары. Александра әбигә Росся Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да котлавын җиткерде, бүләкләр тапшырды. Александра Андреевна тумышы белән Буа районыннан.
Гражданнар сугышы чорына туры килгән балачагы, яшүсмер еллары бер дә җиңелләрдән булмый. Әтисен дә иртә югалта ул. Унсигез яшендә күрше авыл егете Михаилга кияүгә чыгып, яшь гаилә Казахстанга чыгып китә. Гомер буе нефть тармагында токарь булып эшләүче ирне хәтта сугышка да алмыйлар.
Лениногорск шәһәренә алар 1953 елда күченеп кайталар. "Лениногорскнефть" идарәсендә ире токарь булып эшләсә, Александра әби шул идарәдә 79 яшенә кадәр җыештыручы булып хезмәт куя. Алтмыш елга якын дус-тату яшәгән, пар канатын югатканга да егерме дүрт ел вакыт узган. Тормыш иптәше белән дүрт бала: ике кыз һәи ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аларның кадер-хөрмәтен тоеп, кызы Тамара тәрбиясендә яши. Кечкенә кызы Мәскәүдә булса да, әнисе янын еш кайта.
- Әниебез белән бик тә горурланабыз. Инде үзебез әби булсак та, һаман балалар шикелле, "әни", дип эндәшер, кочар якын кешебез булуыбыз белән бик бәхетле, - дип хис-тойгылары белән уртаклаштылар.
Зилә Мөдәррисова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев