Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

“БӘРӘҢГЕНЕ ҮРДЕРЕРГӘ КАЙЧАН ЧЫГАРЫРГА? МОНЫ НИЧЕК ЭШЛӘРГӘ?”

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева: - Үрдерү бәрәңгенең тишелешен тизләтә, уңышны 10-14 көнгә иртәрәк өлгертү һәм авыруларга, шул исәптән фитофтороз, макроспориоз һәм башка вируслы һәм гөмбәле чирләргә бирешү куркынычын киметергә булыша. Үрдереп утырту язгы дым запасын нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге бирә. Бәрәңгене утыртырга 3-4 атна кала баздан чыгарып, +10...+15 оС...

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева:
- Үрдерү бәрәңгенең тишелешен тизләтә, уңышны 10-14 көнгә иртәрәк өлгертү һәм авыруларга, шул исәптән фитофтороз, макроспориоз һәм башка вируслы һәм гөмбәле чирләргә бирешү куркынычын киметергә булыша. Үрдереп утырту язгы дым запасын нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге бирә.
Бәрәңгене утыртырга 3-4 атна кала баздан чыгарып, +10...+15 оС сакланган туры кояш нурлары төшмәслек, әмма якты урында тотарга кирәк. Үрентеләрнең озынлыгы 0,2-0,5 см (шуннан озынрагы утыртканда сынарга мөмкин) булырга тиеш. Саф һава һәм яктылык тиешенчә булу - төп шарт, шул чакта гына бәрәңге яшелләнеп нык булып үрә, ә ак үрентеләр генә чыгармый. Ак озын үрентеләр җиргә утырткач кибә.
Үргәндә бүлбеләр сулый, җылылык һәм дым бүлеп чыгара. Дымлылык кирәгеннән артык булганда, гөмбәле һәм бактериаль чирләр активлашырга, ә бу бәрәңгенең начар тишелүенә яки зәгыйфь үсентеләр бирүенә сәбәпче була ала. Шунлыктан бәрәңгене җиләс, якты урында үрдерергә, 2-3 кат кына итеп таратып салырга кирәк.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев