Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәт төрмәсендә гадәти булмаган хәл

Әлмәтнең төзәтү колониясендә җәза срогын үтүчене гадәти булмаган сюрприз көтә. Әмма ул билгеләнгән кешегә барып җитә алмый кала. Хокук сагында торучылар уяу булып чыга. Вакыйга болай була. Алабугада яшәүче 41 яшьлек ханым 23 мартта Әлмәткә хөкем ителгән ире белән очрашуга килә. 12.40 сәгатьтә аны КППда наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлеге...

Әлмәтнең төзәтү колониясендә җәза срогын үтүчене гадәти булмаган сюрприз көтә.

Әмма ул билгеләнгән кешегә барып җитә алмый кала. Хокук сагында торучылар уяу булып чыга. Вакыйга болай була. Алабугада яшәүче 41 яшьлек ханым 23 мартта Әлмәткә хөкем ителгән ире белән очрашуга килә. 12.40 сәгатьтә аны КППда наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлеге хезмәткәрләре тикшерә. Ханымга алып керергә ярамаган әйберләр булса тапшырырга тәкъдим итәләр. Ул арт юлында наркотиклар төрелгән төргәк булуын әйтеп бирә. Аны Әлмәт үзәк район шифаханәсенә алып барып, ханым әйткән урыннан 10 граммга якын авырлыктагы ике төргәк порошоксыман наркотик, шулай ук шприц алалар. KZNLIVE хәбәр итүенчә, «гадәти булмаган посылка» аның кеше үтерү өчен хөкем ителгән 30 яшьлек иренә билгеләнгән була.

http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/lmt-trmsend-gadti-bulmagan-khl

фото:https://go.mail.ru/search_images?rf=11956636&fm=1&gp=800000&q=%D1%82%D1%8E%D1%80%D1%8C%D0%BC%D0%B0%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=3913748772227202527

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев