3 февраль 2020 яңалыклары
-
“Корвалол гына эчкән идем...”
Домодедово шәһәре суды “Симферополь-Москва” рейсы пассажиры 35 яшьлек Антонина Полодиянцеваны 2 айга өй арестына утырткан.
-
Татарстан бал кортларына паспорт алу таләпләре билгеле булды
Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов бал кортларына паспорт алу таләпләре турында сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган умартачылык паспортлары бирүгә багышланган матбугат очрашуында әйтте.
-
Чаңгыда узышабызмы? Лениногорскида «Россия чаңгы юллары-2020" узачак
8 февральдә Лениногорскида "Россия чаңгы юллары-2020" узачак. Лениногорскиның «Яшьлек» паркы спортчыларны каршы алырга әзерләнә.
-
Лениногорскида «Җиңү волонтерлары» беренче район форумы узды
Балалар иҗат йортында Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының «Җиңү волонтерлары» I район иреклеләр форумы узды, ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.
-
Роспотребнадзор: Коронавирустан 304 үлем очрагы билгеле
Дөньяда коронавирустан 304 үлем очрагы билгеле. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
-
Рамил Шәмсетдиновның адвокаты яңалыклар белән уртаклашты
25 октябрь кичендә Байкал аръягында урнашкан хәрби частьта хезмәт итүче егет хезмәттәшләренә автоматтан ут ача. Сигез кешенең, шул исәптән ике офицерның гомере өзелә. Рамил Шәмсетдиновны яклауга алынган Руслан Нагиев инстаграм сәхифәсендә яңалыклар белән уртаклашты.
-
"Эрзянка» мордва халык вокаль ансамбле 35 еллык юбилеен билгеләп үтте
«Эрзянка» мордва халык вокаль ансамбле үзенең 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
7 татарстанлы «Россия лидерлары» бәйгесе финалына чыкты
Түбән Новгород шәһәрендә Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә торган «Россия лидерлары» бәйгесе финалистларын атадылар.
-
МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ЛАЙФХАК
- Салкында машинаның йозагы катып калса, кулга сөртә торган антисептик гель ярдәмгә килер. Составында спирт күп булганга, ул йозактагы бозны эретәчәк.
-
Зәй-Каратай авылында "Чаңгы юлы" ярышлары узды (+фотолар)
1 февраль көнне Зәй-Каратай авылында ТАССРның 100 еллыгына багышлап "Чаңгы юлы 2020" ярышлары узды, дип хәбәр итә авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.
-
Коткаручылар Лениногорскида базга егылып төшкән хатынны чыгарган
Коткаручылар базга төшеп киткән Лениногорск кешесен коткарган. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр