Лениногорскида «Җиңү волонтерлары» беренче район форумы узды
Балалар иҗат йортында Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының «Җиңү волонтерлары» I район иреклеләр форумы узды, ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды.
Әлеге чарада кунаклар: башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Васильевич Друк, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Альберт улы Идрисов, Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсешенең координация үзәге җитәкчесе Наталья Вячеславовна Кулагина, Лениногорск районы буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы ветераны Абдулаиз Шәйхетдинович Камалтдинов, ДОСААФ Лениногорск автомәктәбе җитәкчесе Ирина Александровна Чумарина, мәгариф идарәсе методисты Елизавета Даниэлян, Балалар иҗаты йорты директоры Татьяна Семёнова катнашты.
Форум кысаларында гражданлык-патриотик тәрбия өлкәсендә белем бирү лекцияләре һәм мастер-класслары, мотивацион тренинг программасы, Ленинград блокадасын бетерү көненә багышланган "Хәтер сәгате" һәм ирекле хәрәкәт активистларын бүләкләү узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев