“Корвалол гына эчкән идем...”
Домодедово шәһәре суды “Симферополь-Москва” рейсы пассажиры 35 яшьлек Антонина Полодиянцеваны 2 айга өй арестына утырткан.
30 гыйнвар көнне Симферопольдән Мәскәүгә очкан лайнер ашыгыч рәвештә Домодедово аэропортына төшеп утыра. Борттагы Антонина П. очкыч салоны уртасында сумкасын тотып үзен һәм самолетны шартлату белән яный.
Соңрак хокук саклау органнары аны тоткарлый. Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын исерек булган.
Соңрак Антонина П. үзенең тәртибен очарга куркуы белән аңлаткан. Аның сүзләре буенча, очар алдыннан ул нибары корвалол гына эчкән. Полодиянцева үзенең нәрсәләр эшләгәнен белештермәвен әйткән. Наркотиклар да, алкоголь эчемлекләр дә кулланмыйм дип ышандыра ул.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27993
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев