Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

7 татарстанлы «Россия лидерлары» бәйгесе финалына чыкты

Түбән Новгород шәһәрендә Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә торган «Россия лидерлары» бәйгесе финалистларын атадылар.


Бәйгенең ярымфинал өлешендә Татарстаннан берьюлы җиде катнашучы көч сынашты.


Тантананы «Түбән Новгород» стадионында бәйгенең 2018 елгы финалисты Оксана Ачкасова һәм РФ Президентының халыкара һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой уздырды.

Михаил Швыдкой билгеләп үткәнчә, бу бәйге үз-үзеңне аңлауга, үз мөмкинлекләрен аңлауга этәргеч бирә.
Ярымфиналда Татарстанның иң көчле  катнашучылары арасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, ВТБ банкы идарәче директоры Ирек Садыйков һәм «ТР әниләре берләшмәсе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Нина Шимина булды.


Суперфиналга шулай ук Татарстан Республикасы хәрби прокуроры урынбасары Карен Додонов, «Алабуга» МИЗ АҖ юридик хезмәте җитәкчесе Никита Хилимончик, «Зенит» АНП салым практикасы җитәкчесе Закир Әбдрәшитов һәм «Джи Ди Си Сервисез» компаниясе бүлеге җитәкчесе Тимур Кайданный чыкты.


Җиңүчеләрне Сочи шәһәрендә узачак финал көтә.
Ярымфиналда Татарстаннан барлыгы 42 вәкил катнашты. Ярымфиналның ике көне дәвамында катнашучылар төрле дәрәҗәдәге кейслар чиште.



Фото:tatar-inform

Чыганак

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/7-tatarstanly-rossiya-liderlary-bygese-finalyna-chykty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев