Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ЛАЙФХАК 

- Салкында машинаның йозагы катып калса, кулга сөртә торган антисептик гель ярдәмгә килер. Составында спирт күп булганга, ул йозактагы бозны эретәчәк.

 

 

- Тәрәзәгә каткан бозны чистартырга кыргыч юк икән, тоз булышачак. 1 стакан суга 2 аш кашыгы тоз салып, тәрәзәгә сибәләр дә шуның белән боз эрегәнче ышкыйлар. 

-Әгәр бензин бетеп туктап калгансыз, ә ягулык станциясенә барып җитәргә ерак икән, бер хәйләкәрлек эшләп була. Гадәттә, бакта 3-4 литр бензин кала, әмма насос аны суыра алмый, чөнки көпшәсе төпкә кадәр төшеп җитми. Бу очракта резин шарга яки нык полиэтилен пакетка 1 литр чамасы сыеклык салып, башын бау белән бәйләп, бакка төшерәләр. Бауның чыгып торган башын бак капкачына бәйлиләр. Шушы рәвешле бензинның бактагы биеклеген күтәреп, аны насос суырып алырлык итәргә була һәм ягулык станциясенә кадәр барып җитәргә мөмкин. 

- Йөртүчеләр әйтүенчә, тел астына лимон кисәге кыстыру караңгы вакытта күз күремен яхшырта.

 

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев