Коткаручылар Лениногорскида базга егылып төшкән хатынны чыгарган
ҖӘМГЫЯТЬ

Коткаручылар Лениногорскида базга егылып төшкән хатынны чыгарган

Коткаручылар базга төшеп киткән Лениногорск кешесен коткарган. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

.

Кичә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чакыру буенча Стадион тыкрыгында урнашкан шәхси йортка барган. Анда өч метрлы тирәнлектәге базга 51 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән, ул бик нык бәрелгән.

Коткаручылар керү юлын кардан чистартып, зыян күрүчене баздан алган һәм аны табиблар кулына тапшырган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 


егылып төшү базга егылу

Нет комментариев