5 март 2018 яңалыклары
-
"Иманы булган кеше туган ягына ярдәм итәргә кирәк икәнен аңлый"
Бу күрсәтмә биреп эшләтә торган эш түгел, диде Рөстәм Миңнеханов. (Казан, 5 март, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, туган ягына булышу программасы һәр кешенең үзендә булырга тиеш. Бу фикерен Миңнеханов бүген "Шәһри Казан" газетасы һәм "Сөембикә" журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабированың 1-3 март көнне Казанда узган Бөтенроссия...
-
Лениногорск курайчылары фольклор коллективлар конкурсында бүләкләнде
Лениногорск музыка мәктәбенең "Тылсым" курайчылар ансамбле фольклор коллективлар конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә лауреат булды. "Живая нить традиций" конкурсының көньяк-көнчыгыш төбәкләре арасында узган ярышта катнашты алар. Нәтиҗәдә, инструменталь башкару номинациясендә беренче урынга лаек булдылар.
-
Лениногорскилылар мөнәҗәтләр фестивалендә катнаша ала
24 мартта Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI "Зәйтүнә" дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк....
-
Лениногорскига “КАМАЗ-мастер” командасы килде (ФОТОЛАР)
Лениногорскига данлыклы «Камаз-мастер» командасы пилотлары: Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов килде. Алар - халыкара спорт мастерлары, "Ефәк юл" һәм "Африка Эко Рейс" раллиеның күп тапкыр җиңүчеләре. Данлыклы "Камаз"лары белән алар политехник колледж каршына килеп туктады. Уку йортының актлар залында студентлар көтеп тора иде инде, моңа кадәр шау-гөр килеп торган егет-кызлар...
-
Лениногорскида төтеннән акча эшләү турында сөйләштеләр, ягъни газ-мотор ягулыгының отышлы яклары
Төтеннән ничек итеп акча эшләү ысулы белән лениногорскилыларны таныштырдылар. Лениногорскида транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Ул Мәгариф идарәсенең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм "Газпром газомоторное топливо" һәм "РариТЭК Автокомплекс" җәмгыятьләре вәкилләре катнашында узды. Киңәшмәгә предприятие-оешма вәкилләре, аграр предприятие инженерлары чакырылган иде. Татарстан Хөкүмәтенең республикада транспорт...
-
Баш җитмәслек табышмаклар
Табигатьтә бүген дә хәтта иң акыллы галимнәрнең дә башы җитмәслек могҗизалар бихисап. Менә шуларның берничәсе. Шар формасындагы яшен Аның турында барыбызның да ишеткәне бар. Кайсыберләрнең күргәне дә бардыр. Ул - шар формасындагы табигый электр разряды. Әмма галимнәр бу күренеш турында бернинди аңлатма да бирә алмый. Җырчы комнар Күп ком булган...
-
Лениногорск чибәрләренә матур булу серләре
1 аш кашыгы яшел чәйне 2 стакан кайнар суга салып 30 минут пешерергә. Төнәтмәне сөзәргә һәм чиста чәчне чайкарга була. Чәчне башка чайкамаска, шул килеш киптерегез. Яшел чәй бик яхшы кондиционер, ул чәчләрне йомшарта, ялтырата.
-
АЙГӨЛ БАРИЕВА ТУРЫНДА 12 ЧЫН ҺӘМ 3 ЯЛГАН ФАКТ!
Җырчы Айгөл БАРИЕВА үзе турында шушы фактларны сөйләде. Шуларның икесе - ялган! Кайсылары икәнен әйтә аласызмы? 1. Мин фортепиано һәм гитарада уйный беләм. 2. Беренче сыйныфта укыганда бер ел буена скрипкада уйнарга өйрәндем. 3. Мәктәптә укырганда малайлар миңа игътибар итмәде. 4. Сәхнәгә беренче мәртәбә мәктәптә укыганда мендем. Ул вакытта мин...
-
Самарада полицейскийлар Әлмәттән килгән ир белән хатынны коткарган
Самара өлкәсендә Исаклинский районында юл-патруль хезмәте инспекторлары Әлмәттә яшәүче ир белән хатынны коткарган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 27 гыйнвар кичендә инспекторлар Исаклы-Шентала трассасындагы участокта юл кырыенда туктап торган «Дэу» автомобиленә игътибар иткән. Көн салкын булуга да карамастан, аның двигателе сүндерелгән...
-
Татарстанда быел алты яңа балалар лагере төзеләчәк
2018 елда Татарстанда алты яңа балалар лагере төзеләчәк. Моннан тыш, 2018 елда 14 лагерьга капиталь ремонт үткәрү һәм бер объектны төзекләндерү планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме 200 миллион сумны тәшкил итәчәк. Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьләрен капиталь ремонтлау, төзекләндерү һәм төзү программасы 2014 елдан тормышка ашырыла. Үткән еллар эчендә республикада 406 миллион...
-
70 яшьлек София Ротару 30 яшьлек кызлар сыман. Серне җырчының килене ача
Популяр һәм легендар җырчы София Ротару кышны җылы якларда озатты. Әлеге ял вакытында җырчы 40 елга яшәрде дип әйтәләр. Ул үзенең кайда ял иткәнен яшереп тормый, инстаграм челтәрен актив алып бара. //Tatar today// Тамашачылар София Михайловнаны Мальдив утрауларында дип белә. Хәер, җырчыга болай дәрәҗәле итеп эндәшергә тел дә әйләнми. Чөнки...
-
ЯХШЫ 23 ГАДӘТ (Лениногорскилылар колагына - бу кызык)
Әгәр бер үк эшне 21 көн буе эшләсәң, ул гадәткә әверелә ди. Әйдә 21 көн эчендә үзебездә 23 яхшы гадәт булдырабыз? 1. Чит тел өйрәнә башла. Көн саен ярты сәгатеңне булса да тел өйрәнүгә багышла. 2. Ике көнгә бер бүлмәңне җыештырырга гадәтлән, кирәкмәгән, артык әйберләрне кешегә бир, йә булмаса ташла....
-
Лениногорскилыларны алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә
-
Кырымда җан өшеткеч вакыйга...
Алты айлык бала белән әнисе лифтта һәлак булган. Симферопольнең Балаклава урамында 38 яшьлек хатын алты айлык улы белән лифтта һәлак булган. Лифт ычкынып төшеп киткән. Бала белән ана урында ук җан биргән. Бу эшне тикшерүчеләр ачыклый. http://kiziltan.ru/
-
Лениногорскилылар, штрафларны вакытында түләгез
Район ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләргә чакыралар. Бурычны вакытында түләмәү аның суммасы икеләтә артуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә, транспорт чарасын штрафстоянкага алып китүгә, эшнең суд приставларына барып җитүенә, акчаңа һәм милегеңә арест салынуына, чит илгә чыга алмауга китерергә мөмкин....