Президент фикеренчә, туган якка булышу программасы теге яки бу рәвешле оештырылырга тиеш, дип әйтеп булмый. Һәр кешенең бу эшкә омтылышын, теләген исәпкә алырга кирәк. "Бу күрсәтмә биреп эшләтә торган эш түгел. Әгәр дә мин: "Иптәшләр, сез үзегезнең авылыгызга кайтып, шуны-моны эшләгез", - дисәм, ул дөрес булмый", - диде Президент.
Мисал итеп, Рөстәм Миңнеханов мәктәпләргә ярдәм итү ысулын әйтте. "Әйтик, без мәктәпләргә ярдәмгә шул мәктәпләрдә укыган кешеләрне җәлеп итәбез", - диде ул. Президент бала тудыру йортларына, авыр тормышлы авылдашларга ярдәм итәргә, авыл өчен бина салдыру, спорт мәйданчыклары оештыру һәм башка юнәлешләрдә эшләргә киңәш итте. "Мин аны бик уңай, бик кирәк дип саныйм. Иманы булган кеше ул бу әйберне аңлый", - диде Миңнеханов.
Бу уңайдан журналистлар үрнәк геройларны табып, аларны гаммәви мәгълүмат чараларында күрсәтергә тиеш, дип саный Миңнеханов.
Нет комментариев