Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида төтеннән акча эшләү турында сөйләштеләр, ягъни газ-мотор ягулыгының отышлы яклары

Төтеннән ничек итеп акча эшләү ысулы белән лениногорскилыларны таныштырдылар. Лениногорскида транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Ул Мәгариф идарәсенең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм "Газпром газомоторное топливо" һәм "РариТЭК Автокомплекс" җәмгыятьләре вәкилләре катнашында узды. Киңәшмәгә предприятие-оешма вәкилләре, аграр предприятие инженерлары чакырылган иде. Татарстан Хөкүмәтенең республикада транспорт...

Төтеннән ничек итеп акча эшләү ысулы белән лениногорскилыларны таныштырдылар. Лениногорскида транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.


Ул Мәгариф идарәсенең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм "Газпром газомоторное топливо" һәм "РариТЭК Автокомплекс" җәмгыятьләре вәкилләре катнашында узды. Киңәшмәгә предприятие-оешма вәкилләре, аграр предприятие инженерлары чакырылган иде.

Татарстан Хөкүмәтенең республикада транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү программасы буенча, Лениногорск районында 100 автомобиль газ ягулыгына җиһазландырылган һәм күчерелгән. Лениногорскида Бугульминская урамында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе эшли. Татарстан буенча шундый 19 станция исәпләнә.

Транспорт чарасын метанга күчерүнең отышлы яклары турында Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев, "Лениногорскгаз" идарәсе вәкиле Виктор Федотов сөйләде. Алар әйтүенчә, газ-мотор ягулыгы экономияле, экологияне пычратмый, куркынычсыз.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев