ЯҢАЛЫКЛАР
Самарада полицейскийлар Әлмәттән килгән ир белән хатынны коткарган
Самара өлкәсендә Исаклинский районында юл-патруль хезмәте инспекторлары Әлмәттә яшәүче ир белән хатынны коткарган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
27 гыйнвар кичендә инспекторлар Исаклы-Шентала трассасындагы участокта юл кырыенда туктап торган «Дэу» автомобиленә игътибар иткән. Көн салкын булуга да карамастан, аның двигателе сүндерелгән...
Самара өлкәсендә Исаклинский районында юл-патруль хезмәте инспекторлары Әлмәттә яшәүче ир белән хатынны коткарган, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
27 гыйнвар кичендә инспекторлар Исаклы-Шентала трассасындагы участокта юл кырыенда туктап торган «Дэу» автомобиленә игътибар иткән. Көн салкын булуга да карамастан, аның двигателе сүндерелгән булган.
Полицейскийлар машинада утырган кешеләрнең хәле белән кызыксынган. «Дэу» шоферы хатыны белән Саратовтан кайтып килгәндә автомобильнең двигателе сафтан чыгуы хакында әйткән. Көн шактый салкын булганлыктан, машина эче бик тиз суынган. Полицейскийлар аларга үз автомобильләрендә җылытып, эвакуатор чакыртканнар.
Ир белән хатын территориаль эчке эшләр бүлеге башлыгына язган хатында кеше хәленә кергәннәре һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен Исаклы районы полицейскийларына рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев