Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар мөнәҗәтләр фестивалендә катнаша ала

24 мартта Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI "Зәйтүнә" дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк....

24 мартта Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI "Зәйтүнә" дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.

Чараны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Гаризалар 2018 елның 20 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Краснослободская ур., 68 йорт.

Электрон почта: husnutdin73@mail.ru; tatar.sentre@mail.ru. Белешмәләр өчен телефоннар: (885594) 4-16-98; 8- 987- 063-97-44; 8- 937-776-69-98; 8-919-627-59-66

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/05/159237/

Фото ДУМ РТ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев