5 март 2018 яңалыклары
-
Лениногорск акробатлары икенче-өченче урыннарда
Безнең егет-кызлар Октябрьск шәһәрендә үткән спорт акробатикасы буенча бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр спорт мәктәбеннән. Дамир Варисов (нефть техникумы) һәм Дарина Федороваларның (12нче лицей) катнаш пары икенче урынга лаек булган. Андрей Хәйретдинов һәм Артем Иванов (икесе дә 12нче лицейда укый) - өченче урында. Котлыйбыз, уңышлар телибез. Аларның...
-
Март аенда яз булырмы?
Календарьда яз ае башланса да, әле җылытмаячак, ди Казан метеорологы Юрий Переведенцев. Март салкын булачак, уртача температура климатик нормадан түбән була, элегрәк минус 8 градус иде бу вакытта, хәзер -12. Скандинавия циклоны сәбәпче моңа, ди ул. Белгеч әйтүенчә, якын көннәрдә Казанда салкынча булачак. Дөрес, атна башында, дүшәмбе, сишәмбе температура -5,...
-
Татарстанда бер ир өстенә җир ишелеп төшеп җан биргән
Фаҗига Яшел Үзәндә булган. Һәлак булучы кешенең шәхесе әлеггә ачыкланмаган. Чегән миллләтеннән булырга мөмкин диелә. Беренче фаразлар буенча бу кеше фаҗига урынына төсле металл эзләп килгән булуы ихтимал. Тикшерү дәвам итә. http://matbugat.ru/
-
Лениногорскилыларны фотокүргәзмәгә чакыралар
Туган якны өйрәнү музеенда "Кадрдагы хис-тойгы" фотокүргәзмәсе ачылды. Анда куелган эшләр - шәһәребездә яшәүчеләрнеке. Анда профессионаллар да, һәвәскәрләр фотолары да бар, ачылу тантанасында аларга катнашучы дипломы тапшырылды. Фотокүргәзмә март ахырына хәтле эшли, керү ирекле.
-
Күрше шәһәрдә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән
Фаҗига Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр урамында урнашкан 47нче күпкатлы йортның бер фатирында килеп чыккан. Кичә Әлмәттә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичке җиделәр тирәсендә шаһитлар 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Төзүчеләр урамындагы...
-
Олимпиадачылар BMW машиналарын сата: ни өчен һәм ничә сум?
Олимпиада уеннарында чемпион булган Алинә Заһитова BMW машинасын әтисенә бүләк итә. Ә башка спортчылар машиналарын сатуга куйганнар. Моның сәбәбе нәрсәдә? Машина бәясе ничә сум? Пхенчхане шәһәрендәге Олимпиада уеннарында җиңү яулаган спортчыларны Мәскәүдә тантаналы тәбрикләделәр. Бу вакытта аларга BMW машиналары бүләк ителде. Кайбер спортчылар бүләк итеп бирелгән машиналарын сатырга теләк белдерә....
-
"Тәрәзәдән китмичә, кайтуларын төн буе көттек"
Казанда ОМОН хезмәткәре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар. Кышның соңгы көнендә башкалада килеп чыккан канлы вакыйгада гомере өзелде аның. 39 яшьлек Денисның өч баласы ятим калды. 28 февраль көнне Казанның Авангард урамындагы бер йортта ату тавышлары ишетеп, анда яшәүчеләр хокук сакчыларын чакырта. Сүз уңаеннан, полиция бүлеге шул ук йортта урнашкан....
-
Янгында дүрт бала үлгән
Йорт яна башлаганда анда ике өлкән кеше һәм биш бала булган. Владимир өлкәсендәге янгын дүрт баланың гомерен өзгән. Бу хакта "Интерфакс " агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Владимир өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Янгын Владимир өлкәсенең Александровский районында шимбә төнендә килеп чыккан. Фаҗига Струнино...
-
ВАЗ машиналарына хаклар арткан
Быел Ладаларга хак артты. Автомобиль компаниясе җитәкчесе хаклар уртача 2,5 процентка артты дип белдерә. Лада Веста моделенең хакы, 15 мең сумга артып, 569 мең сумнан башлана. Лада Гранта хәзер сатуга 400 мең сумнан чыгарыла. 2017 елда күпләр сатып алырга өлгергән Лада Х-Рей моделе шулай ук 15 меңгә артып, 615 меңгә...
-
Лениногорскилыларга яңа атнага йолдызнамә (5-11 март)
КУЧКАР (21.03-20.04)лар тормышның һәр мизгеленә шатлана белегез. Узган гомер кире кайтмый, һәр көнегезне соңгысы кебек кабул итеп, тәмен тоеп яшәргә омтылыгыз. Ә вак-төяк мәшәкатьләр - бар да вакытлыча. Мәхәббәт өлкәсендә шактый гына үзгәрешләр булырга тора. Ялларны табигать кочагында үткәреп калырга тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үз кыяфәтегезгә игътибар иткәнегез бармы? Сезгә кичекмәстән...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар