Март аенда яз булырмы?
ЯҢАЛЫКЛАР

Март аенда яз булырмы?

Календарьда яз ае башланса да, әле җылытмаячак, ди Казан метеорологы Юрий Переведенцев. Март салкын булачак, уртача температура климатик нормадан түбән була, элегрәк минус 8 градус иде бу вакытта, хәзер -12. Скандинавия циклоны сәбәпче моңа, ди ул. Белгеч әйтүенчә, якын көннәрдә Казанда салкынча булачак. Дөрес, атна башында, дүшәмбе, сишәмбе температура -5,...

Календарьда яз ае башланса да, әле җылытмаячак, ди Казан метеорологы Юрий Переведенцев.
Март салкын булачак, уртача температура климатик нормадан түбән була, элегрәк минус 8 градус иде бу вакытта, хәзер -12. Скандинавия циклоны сәбәпче моңа, ди ул.
Белгеч әйтүенчә, якын көннәрдә Казанда салкынча булачак. Дөрес, атна башында, дүшәмбе, сишәмбе температура -5, -2 градуска менә, кар ява. Ә менә 8 мартка циклон үз позициясен алачак.
Гомумән алганда, иртә язны көтәргә кирәкми. Мартның беренче яртысында бөтенләй ул булмас. Җылыны апрельдә көтәбез, ди метеоролог.
Чыганак: ps://news.mail.ru/society/32726475/?frommail=1

Нет комментариев