Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага йолдызнамә (5-11 март)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар тормышның һәр мизгеленә шатлана белегез. Узган гомер кире кайтмый, һәр көнегезне соңгысы кебек кабул итеп, тәмен тоеп яшәргә омтылыгыз. Ә вак-төяк мәшәкатьләр - бар да вакытлыча. Мәхәббәт өлкәсендә шактый гына үзгәрешләр булырга тора. Ялларны табигать кочагында үткәреп калырга тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үз кыяфәтегезгә игътибар иткәнегез бармы? Сезгә кичекмәстән...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар тормышның һәр мизгеленә шатлана белегез. Узган гомер кире кайтмый, һәр көнегезне соңгысы кебек кабул итеп, тәмен тоеп яшәргә омтылыгыз. Ә вак-төяк мәшәкатьләр - бар да вакытлыча. Мәхәббәт өлкәсендә шактый гына үзгәрешләр булырга тора. Ялларны табигать кочагында үткәреп калырга тырышыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үз кыяфәтегезгә игътибар иткәнегез бармы? Сезгә кичекмәстән вакыт һәм акча табып, имиджны үзгәртергә кирәк. Яз ае яшәрү, матурлану ае. Тиң ярыгызны очратасыгыз килсә, бераз бизәнергә, ясанырга туры килер. Модалы кием, стилегезне һәм яңа прическаны эшегездә хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез дә уңай бәяләр.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә саграк булырга, ашыгыч карарлар кабул итмәскә киңәш итә йолдызлар. Шуңа күрә бәхәсләрдән читтә торыгыз. Җитәкчегезгә үзегезне бары яхшы яктан, алыштыргысыз хезмәткәр итеп күрсәтергә тырышыгыз. Сишәмбе уртак партнерлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен кулай булыр. Атна уртасында шопинг, дуслар белән күңел ачарга яисә гаилә белән табигатькә чыгыгыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга яз башы карьера үсеше һәм финанс кереме алып килер. Бу атнада кул кушырып утырырга түгел. Язның беренче ае эшсөючәннәр өчен генә уңышлы һәм нәтиҗәле булыр. Конкурентлар тозагына эләкмәс өчен интуициягезгә таянып эш итегез. Артык акчаны банкка салып кую отышлы булыр. Ялларда йокыгызны туйдырыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар күктән җиргә төшәр вакыт. Югыйсә әкияттәге кебек ярык тагарак алдында утырып калырга туры килмәгәе. Алдыгызга конкрет максат куеп, план төзеп идеяләрне тормышка ашырырга вакыт җиткән. Якыннарыгыз турында да онытып җибәрмәгез. Аларның ни белән кызыксынуын исәпкә алып, бәйрәм оештырыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга барлык өлкәдә дә уңыш елмаер дип фаразлый йолдызлар. Әмма шатланырга ашыкмагыз, конкурентлар йокламый. Калган эшкә кар ява дигән мәкальне истә тотып эш итегез. Бәйрәмгә дус, туганнарны чакырыгыз. Җомга төнендә күргән төшкә игътибар итегез. Язмыш сезгә нидер әйтергә, кисәтергә тели бугай.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ларга буш сүз, гайбәт сөйләүдән тыелып, эшли башларга киңәш ителә. Югыйсә җитәкчегез белән бәхәскә керүегез мөмкин. Гаиләдә дә күңелсез хәлләр тудырмаска тырышыгыз, сүзегезне үлчәп сөйләгез. Өстәмә акча эшләү юлы тәкъдим итәрләр. Әүвәл бу хакта якыннарыгызның ни уйлавын белешегез, аннан гына эшкә алыныгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар һәрвакыт лидер булырга ярата. Тик бу юлы сабыррак булырга киңәш ителә. Сездән дә яхшырак, көчлерәк лидерлар бар. Ләргә планнарыгызны белгертмәгез. Ә иң яхшысы - күләгәдә калып эш итү. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрне катлауландырасыгыз килмәсә романтик булу серләренә төшенергә туры киләчәк.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар эш белән бәйле проблемаларны никадәр тизрәк хәл итсәгез, яхшырак булыр. Чөнки бәйрәмгә вакыт аз калып бара. Үзара файдалы килешүләр төзергә ашыгыгыз. Атна уртасы - мәхәббәт аңлату, романтик очрашулар өчен әйбәт булыр. Атна ахырында акча янчыгының калынаю ихтимал.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә башта көч куеп бил бөгәргә, аннан иркенләп ял итәргә киңәш ителә. Партнерлар белән эш итә белүдә сезгә тиңнәр юк. Шулай да барлык кәртләрне берьюлы ачасы түгел. Башкалар лалә чәчәкләренә кызыкканда сез шәһәр читенә чыгып ял итү юлын уйлагыз. Табигать кочагында шашлык кыздыру якыннарыгызга сюрприз булыр.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга үзләрен күрсәтергә вакыт. Вакытны гел эшкә генә юнәлтмәгез. Өйдәгеләр дә сезнең игътибарга мохтаҗ. Планнарны тормышка ашыруда дусларыгыз ярдәменә таяна аласыз. Язгы кояш астында чаңгы шуып калырга яки урманга сәяхәт кылырга тырышыгыз. Атна ахыры кибеткә чыгу өчен яхшы булыр.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар өчен уңышлы атна. Бары мошенниклар тозагына каба күрмәгез. Ялларны һәм бәйрәмне сөйгәнегез һәм якыннарыгыз белән үткәрегез. Атна ахырында озак еллар ачылмаган гаилә серен ишетерсез. Романтик очрашуларны кичектереп торыгыз. Төп игътибарны балаларга юнәлтегез.
Магнитлы көннәр көтелми
ФОТО: SHUTTERSTOCK

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев