Казанда ОМОН хезмәткәре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар. Кышның соңгы көнендә башкалада килеп чыккан канлы вакыйгада гомере өзелде аның. 39 яшьлек Денисның өч баласы ятим калды.
28 февраль көнне Казанның Авангард урамындагы бер йортта ату тавышлары ишетеп, анда яшәүчеләр хокук сакчыларын чакырта. Сүз уңаеннан, полиция бүлеге шул ук йортта урнашкан....
Казанда ОМОН хезмәткәре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар. Кышның соңгы көнендә башкалада килеп чыккан канлы вакыйгада гомере өзелде аның. 39 яшьлек Денисның өч баласы ятим калды.
28 февраль көнне Казанның Авангард урамындагы бер йортта ату тавышлары ишетеп, анда яшәүчеләр хокук сакчыларын чакырта. Сүз уңаеннан, полиция бүлеге шул ук йортта урнашкан. 36 яшьлек дуамал ир, кулына корал тотып, бирегә хатынын эзләп килә. Әле генә ун тәүлек утырып чыккан ир хатынының туганнары яшәгән фатирның ишегенә ата башлый. Ирнең ачуы яман - хатыны гаризасы аркасында ун тәүлеккә кулга алынган була. Ишеке ачмыйлар, подъездга кергән ике ирне атып яралый ул. Берсе - полиция участогы хезмәткәре. Эшләр зурга киткәч, Росгвардиянең ОМОН төркемен чакырталар. Денис Иванченко да әнә шулар арасында була.
- Без ул көнне йортыбыз белән йокламадык. Барыбызның да ирләре бергә эшли. Денис ул көнне иптәшләре белән хоккейда була. Атыш турында хәбәр килгәч, алар бригадасын вакыйга урынына җибәрәләр. Денис өченче катка менгәч, дусты белән урыннарын алышына. Күрәчәге булгандыр инде, - ди Денисның күршесе Фирүзә. - Тәрәзәдән китмичә, кайтуларын төн буе көттек. Ул көнне йокы да кермәде.
Яраланган Денисны хаcтаханәгә алып китәләр. Әмма ул "ашыгыч ярдәм" машинасында җан бирә. Җинаятьчене исә вакыйга урынында атып үтерәләр. "Денисның үлеменә әле дә ышана алмыйбыз. Шундый яхшы гаилә башлыгы иде ул. Үлгәч кенә мактарга тырышу түгел бу, ничек бар, шулай әйтәм. Хатыны Светлана белән бик әйбәт тордылар. Өч малайлары бар иде. Тиз генә балалар алып кайтам да, аннан үзебез өчен яшәрбез әле, дип кабатлады хатыны. Ә Денис кызлы булу турында хыялланды. Малайлар кызганыч. Олысы узган ел беренче сыйныфка барган иде. Уртанчысы балалар бакчасына йөри, кечкенәсенә өч яшь тә юк әле. Светлананың янына кереп, хәлен сорарга да уңайсызланам. Юатыр сүзләр таба алмаячагымны беләм. Әлегә алардан кеше өзелми", - дип сөйли Фирүзә.
Денис - Мәскәүдә туган егет. Казанда ул моннан биш ел элек хезмәт итә башлый. Иванченколар гаиләсе эш урыныннан бирелгән фатирда яшәгән. "Светлананың берүзенә өч баланы аякка бастыру кыен булыр инде. Күршеләр, иренең бергә эшләгән дуслары ярдәм итәр. Дәүләт тә аны онытмасын иде. Бу фаҗига - барыбыз өчен дә зур хәсрәт. Ирләребез мондый куркыныч хәлләр белән көн дә очраша. Ходай сакласын үзләрен".+
Денис Иванченко җырларга яраткан. Иптәшләре аны ачык күңелле, һәрвакыт шат, гаиләсе өчен өзелеп торган кеше итеп искә ала.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев