ЯҢАЛЫКЛАР
Күрше шәһәрдә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән
Фаҗига Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр урамында урнашкан 47нче күпкатлы йортның бер фатирында килеп чыккан.
Кичә Әлмәттә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичке җиделәр тирәсендә шаһитлар 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Төзүчеләр урамындагы...
Фаҗига Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр урамында урнашкан 47нче күпкатлы йортның бер фатирында килеп чыккан.
Кичә Әлмәттә ике ир-ат газ белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичке җиделәр тирәсендә шаһитлар 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Төзүчеләр урамындагы күпкатлы йортның бер фатирыннан төтен чыгуы хакында хәбәр итә. Ут белән көрәшүчеләр фатирда өч кешегә тап була. 50-55 яшьләрдәге ир-ат һәм 20 яшьлек егетне коткарып кала алмыйлар. 47 яшьлек хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар.
Ир-атлар газ белән агуланган дип фаразлана.
Фаҗига булган урында республика Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшләде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев