6 март 2023 яңалыклары
-
Ильмира Нәгыймованы Мәскәүдә талаганнар
Популяр җырчы Ильмира Нәгыймованың Мәскәүдәге концерты алдыннан күңелсез хәл булган.
-
Бәраәт кичәсе. Аны ничек уздырырга?
Мөселманнар өчен иң кадерле мизгелләрнең берсе саналган Бәраәт кичәсе якынлаша. Быел ул 6 нчы марттан 7енә каршы төнгә туры килә. «Мөселманнарга Җир йөзендә ике көн гает булган кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар – Кадер һәм Бәраәт кичәләре», – диелә Имам Газалиның «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында.
-
Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрен электрон рәвештә генә таратырга ниятлиләр
Россиядә торак-коммуналь хезмәте өчен кәгазь түләүләрдән акрынлап баш тартып, электрон форматына күчмәкчеләр.
-
Оборона министрлыгы социаль челтәрләрдән шәхси мәгълүматларны алырга куша
Оборона министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләрен социаль челтәрләрдән шәхси мәгълүматларын алырга куша.
-
Хәзер мәктәпләрдә ничек укыячакбыз?
“Российская газета” язганча, Россиядә яңа мәгариф системасы булдырылачак.
-
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядларына - 50 ел. Лениногорскиның яшь инспекторлары - юл иминлеге яклы
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары 1973 нче елда СССР Эчке эшләр министрлыгының автоинспекциясе ярдәме белән оештырылган. Бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган, мөһим һәм кызыклы эшен дәвам итүче инспекторлар отряды 6 нчы мартта 50 еллык юбилеен билгеләп үтә.
-
Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасы командасы халык белән очрашачак
Бу-төзелеш эшләре барышы турында белү һәм программа буенча кызыксындырган барлык сорауларны шәхсән архитекторга, район проектлаучысына һәм администрация вәкилләренә бирү мөмкинлеге.
-
Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә призлы урыннар яулап кайтты
Зеленодольск шәһәрендә 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
-
Лениногорск йөзүчеләре иң яхшылар рәтендә
Казан шәһәрендә егет һәм кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
-
Лениногорскиның Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә шагыйрь, композитор Газинур Әхмәтҗанов белән очрашу узды
Газинур Әхмәтҗановның иҗаты күпкырлы. Ул шигырьләр, көйләр иҗат итә. Аның җырларын татар эстрадасының танылган җырчылары башкара.