Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Чүп яндырма, учак якма

Фаразларга карасаң, кызу һәм коры көннәр август урталарына кадәр дәвам итәчәк. Димәк, бу көннәрдә ут-күздән саклану беренче урында торырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, 18 июльдән районда махсус янгынга каршы режим кертелү турында карар кабул ителгән иде. Аның буенча гражданнарга, аеруча транспорт белән урманнарга керү тыела. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кырларны...

Фаразларга карасаң, кызу һәм коры көннәр август урталарына кадәр дәвам итәчәк. Димәк, бу көннәрдә ут-күздән саклану беренче урында торырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 18 июльдән районда махсус янгынга каршы режим кертелү турында карар кабул ителгән иде. Аның буенча гражданнарга, аеруча транспорт белән урманнарга керү тыела. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кырларны чүп-чардан арындыру, аларны яндыруга юл куймау һәм тәүлек буе ирекле янгын сүндерүчеләр тарафыннан дежур торуны оештыру тәкъдим ителә.
Урман тирәсендә дә янгынга каршы махсус чаралар күрү кирәк. Әлеге карарда күрсәтелгәнчә, "Лениногорск урманчылыгы" учреждениесенә янгын сүндерү чараларының әзерлеген тәэмин итү бурычы куелган. Шулай ук, гадәттән тыш хәлләр идарәсенә, янгын сүндерү частена югары әзерлекле булу кирәк. Авыл җирлеге башлыклары да янгынга каршы тиешле чаралар күрергә, халыкка аңлату эшләре алып барырга тиеш. Һәм, әлбәттә, һәркем үзе саклык чаралары күрергә тиеш. Бигрәк тә балаларны күздән ычкындырмыйк. Соң, күзәтүсез калудан файдаланып, шырпы сызып уйнаулары да бик мөмкин. Бөтен урамың белән янып китүең бар. Ә гыйбрәт алсаң, андый мисаллар җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын