Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Авыл баласына эш җитәрлек

Җәйге ялының күпчелек өлешен авылда балалар эш белән үткәрә. Әти-әнисенә йорт тирәсендә булыша, печән вакытында катнаша. Ә инде урак өсте җиткәч, төп көчнең берсенә әверелә, кемдер ындыр табагында эшләсә, икенче берәүләр комбайнчы ярдәмчесе була. "Сатурн-Урал" җәмгыятенең (Сарабиккол) ашлык амбарында бер төркем мәктәп баласының арыш төяп торуын күргәч, үземнең ындыр табагында...

Җәйге ялының күпчелек өлешен авылда балалар эш белән үткәрә. Әти-әнисенә йорт тирәсендә булыша, печән вакытында катнаша. Ә инде урак өсте җиткәч, төп көчнең берсенә әверелә, кемдер ындыр табагында эшләсә, икенче берәүләр комбайнчы ярдәмчесе була.

"Сатурн-Урал" җәмгыятенең (Сарабиккол) ашлык амбарында бер төркем мәктәп баласының арыш төяп торуын күргәч, үземнең ындыр табагында эшләп йөргәннәр искә төште. Бик өлгер күренәләр, кулларында көрәкләре уйнап тора (фотода). Әле бит араларында IV сыйныфны гына тәмамлаучылар да бар. Мәсәлән, Данияр Батыршин шундыйлардан. Эльвира Вәлиева бер сыйныфка зуррак икән. Айдар Мусин да аның сыйныфташы. Араларында иң өлкәне - Булат Хәсбиуллин. "Бик тырышып, карусыз эшлиләр, икенче сменага башкалары киләчәк", - ди аларга күзәтчелек итеп торучы, амбар мөдире вазифасын башкаручы Розалия Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар каникулда