СПОРТ

Безнең газчылар җиңде

Әлмәт шәһәрендә газчылар арасында мини-футбол буенча зона ярышлары үтте. Анда барлыгы "Әлмәтгаз", "Бөгелмәгаз", "Лениногорскгаз", "Нурлатгаз" һәм "Әлмәт магистраль газүткәргечләр производство идарәсе" спортчыларыннан җыелган 5 команда катнашты. "Лениногорскгаз" идарәсе мондый төр зона ярышларында ел саен катнашса да, быел тәүге тапкыр көндәшләрен җиңеп, I урынга чыга алды. Хәзер спортчылар сентябрь ае башында...

Әлмәт шәһәрендә газчылар арасында мини-футбол буенча зона ярышлары үтте.
Анда барлыгы "Әлмәтгаз", "Бөгелмәгаз", "Лениногорскгаз", "Нурлатгаз" һәм "Әлмәт магистраль газүткәргечләр производство идарәсе" спортчыларыннан җыелган 5 команда катнашты. "Лениногорскгаз" идарәсе мондый төр зона ярышларында ел саен катнашса да, быел тәүге тапкыр көндәшләрен җиңеп, I урынга чыга алды. Хәзер спортчылар сентябрь ае башында республика башкаласында узачак "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятенең җәйге спартакиадасында катнашырга әзерләнә.

Спорт

Нет комментариев