Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышлы мәктәбе укытучысы Гүзәлия Арсланова юбилеен билгеләп үтә (укучылары яза)

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Авыл укытычысы - ул авылның йөзе, шуңа күрә дә, без - укучылары, хөрмәтләү йөзеннән "апа" дип эндәшәбез. Бүген без үзебезнең апа - Гүзәлия апабыз турында язасыбыз килә....

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый.

Авыл укытычысы - ул авылның йөзе, шуңа күрә дә, без - укучылары, хөрмәтләү йөзеннән "апа" дип эндәшәбез. Бүген без үзебезнең апа - Гүзәлия апабыз турында язасыбыз килә.


Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..." дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең мәктәбен, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, безнең кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Гүзәлия Зәкиҗан кызы Арсланова матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Бишенче сыйныфтан алып, чыгарылышка кадәр безнең янәшәбездә сыйныф җитәкчесе буларак алып барды.

Беренче тапкыр Гүзәлия Зәкиҗан кызының тавышын ишетүебез, аны тыңлавыбыз, көндәлегебездә ул куйган беренче билгеләр - бүгенгедәй хәтердә.

Сыйныф җитәкчебез Гүзәлия Зәкиҗан кызы лаеклы ялга чыкканчы, Сугышлы авылы мәктәбендә укыта. Гузәлия апа укучыларның кадерле укытучысы, хезмәттәшләренең киңәшчесе, ярдәмчесе булды. Ул безне тәүге көннән үк үзенә гашыйк итте.

Укытучыбыз елмаеп караса, ул көнне шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. Ул безгә әниләрдәй күңел җылысын белән карады, ныклы бирем бирде. Игътибарлы, ихтирамлы, олы күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Укытучыбыз күрсәткән туры юлдан барып, һәрберебез тормышта үз урынын тапты.

Без сыйныфта 13 укучы идек. Һәркайсыбызның үзенең соравы, борчуы. Ләкин укытучы апабызың барыбызга да акыллы киңәшләре, тулы җаваплары һәрвакыт әзер иде.

Хөрмәтле укытучыбыз - Гүзәлия Арслановага 10 ноябрьдә 60 яшь тула, аңа юбилее уңаеннан тәбрикләү сүзләре әйтәсебез килә. Һәр кешегә кирәкле, игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Гаиләгезгә татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын! Үзегезгә, гаиләгезгә сәламәтлек теләп калабыз!


Сугышлы мәктәбенең 1999 нчы ел чыгарылыш укучылары.

Мәкаләне тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев