Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск уку йортлары баскетбол уйнады, кем җиңүче?

Лениногорскида шәһәр Спартакидасы кысаларында баскетбол буенча беренчелек узды. Анда нефть техникумы, КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы, политехник һәм педагогия колледжы студентларының ир-егетләр һәм хатын-кызлар командасы катнашты. Катнашучылар барысы да югары дәрәҗәдә әзерлекле иде, уен бик кискен барды. Ир-егетләр командалары арасында беренче урынга нефть техникумы, икенче урынга КНИТУ-КАИ филиалы лаек булды. Өченче урынны...

Лениногорскида шәһәр Спартакидасы кысаларында баскетбол буенча беренчелек узды.
Анда нефть техникумы, КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы, политехник һәм педагогия колледжы студентларының ир-егетләр һәм хатын-кызлар командасы катнашты.

Катнашучылар барысы да югары дәрәҗәдә әзерлекле иде, уен бик кискен барды. Ир-егетләр командалары арасында беренче урынга нефть техникумы, икенче урынга КНИТУ-КАИ филиалы лаек булды. Өченче урынны исә политехник коллдеж егетләре командасы алды.

Хатын-кыз командалары арасында нефть техникумына тиңнәр булмады. Икенче урында КНИТУ-КАИ филиалы, өченче урында музыка-рәсем педагогия колледжы кызлары командасы.

Катнашучыларга грамоталар, сертификатлар тапшырылды, җиңүчеләргә болар янына кубоклар да өстәлде.
Шәһәр Спартакиадасы кысаларында ел ахырына кадәр предприятие-оешмалар арасында баскетбол, бадминтон буенча Беренчелек узачак әле.


Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе

фото::https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B1%D0%B0%D1%81%D0%BA%D0%B5%D1%82%D0%B1%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D1%8B%D0%B9%20%D0%BC%D1%8F%D1%87%20%D0%B8%20%D0%BA%D0%BE%D1%80%D0%B7%D0%B8%D0%BD%D0%B0%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=8937363554808347664

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев