12 февраль 2018 яңалыклары
-
Һәлак булган 71 кешенең икесенең генә гәүдәсе табылган
Кичә "Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган АН-148 самолеты «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыккан, - дип яза "Татар-информ". Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. Бортта барлыгы 71 кеше: 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган, аларның берсе дә исән калмаган....
-
Иң яхшы диетаны атадылар
Америка тикшерүчеләре организмга начар тәэсир итми генә ябыктыра торган туклану системасын ачыклаганнар. Беренче урында - урта диңгез диетасы. Ул үз эченә диңгез продуктларын, кош ите, яшелчә, сыек майны ала. Икенчесе - гипертониклар өчен махсус эшкәртелгәне. Ул тулысынча тоздан, майлар һәм баллы азыклардан өллешчә баш тартудан гыйбарәт. https://pixabay.com/ru/аппетит-яблоко-калорий-1239056/ http://www.womanhit.ru/health-and-beauty/body/2018-02-09-nazvana-luchshaja-v-mire-dieta/
-
Ике капчык акча урлаганнар
Шушы көннәрдә билгесез кешеләр Башкортстанның Бәләбәй почта бүлекчәсеннән ике инкассатор капчыгы, ягъни 1,7 миллион сум акча урлаганнар. Алар урындагы почта бүлекчәсенә ватык тәрәзә аша кергәннәр. Шимбә көнне почта гадәти режимда эшләгән. Әле тикшерү эшләре бара, каракларның кемлеге ачыклана, дип хәбәр итә "Кызыл таң" газеты сайты. http://kiziltan.ru/obchestvo/9871-pochtada-akcha-urlagannar-ike-kapchyk.html
-
31 бала агуланган мәктәп директоры гаебен таныган
Бүген иртән Арча районара тикшерү бүлегенә, гаебен танып, Казанбаш мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин мөрәҗәгать иткән. Ул балаларны ашатуны оештыруда хилафлыклар турында хәбәр итеп, тикшерү белән хезмәттәшлеккә әзер булуы турында белдергән. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары...
-
Декларация кампаниясе старт алды, үзенчәлекләре бар
Налоговыми органами с 01.01.2018 по 03.05.2018 проводится Декларационная кампания. Отдельные категории граждан обязаны самостоятельно рассчитать сумму налога и подать в налоговый орган декларацию по налогу на доходы физических лиц (форма 3-НДФЛ). Представить декларацию по форме 3-НДФЛ необходимо, если налогоплательщик в 2017 году: - продал квартиру, которая была в собственности меньше...
-
Лениногорск бакчачылары колагына: ТЕПЛИЦА СЫНМАСЫН
Быелгы кыш карлы. Бакчачыга бу тагын бер мәшәкать өсти - теплицаны кар сыту куркынычы арта. Моны булдырмас өчен, билгеле, нык каркаслы теплица алырга кирәк. Коррозиягә бирешми торган өслекле каркаска өстенлек бирегез. Моннан тыш арка адымнары да ешрак куелырга тиеш. Гадәттә, теплицалар 1 кв. метрга 20 дән 80 кг га кадәр...
-
Лениногорскида сайлау комиссиясе әгъзаларын укытачаклар
Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен укыту семинарлары серисе башланып китә. Аны республика Үзәк сайлау комиссиясе оештыра. Лениногорск районы сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту 13 февральдә сәгать 14.00 дә, Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 26нчы йорт адресы буенча (Нефть техникумы) узачак. Аеруча игътибар "мобиль сайлаучыларга" юнәлдереләчәк, алар - прописка буенча...
-
Асылъяр: «Асылъяр кая югалды икән», – дисезме?
Асылъярның «Яланаяклы кыз» фильмында Дилбәрне уйнавын тамашачы шулкадәр яратты ки, аның катнашындагы «Синең күзләр» фильмын да шатланып каршы алды. Ялгышмадылар. Фәридәне дә ул шәп итеп башкарды. Татарлардан беренче булып «Евровидение» бәйгесенә сукмак салган җырчының бүгенге көннәре ничегрәк үтә икән? Сүзне Асылъярның үзенә бирик. Туган урыны: Лаеш районы Столбище авылы. Бер...
-
Татар егете татарча клавиатура эшләгән
Татарстанда 7 ел дәвамында дизайн һәм медиапроектлар белән шөгыльләнә торган «Теория» дизайн студиясе татарча клавиатура уйлап чыгарган. Аның уртасында "Һ", "Ү", "Җ", "Ө", "Ң", "Ә" хәрефләре бар, һәм алар аерым төймәләрдә урнашкан. "Татарча текстларны җыйганда, бер телдән икенче телгә күчәргә, татарча клавиатура булмау проблемасы белән еш очрашырга туры килде. Шуңа...
-
Лениногорскилылар "Кайнар линия"гә шалтырата ала
14 февраль көнне Пенсия фондының Татарстан бүлеге "Кайнар линия" ача. Ул ана капиталыннан икенче балага айлык түләүгә кагылачак. Ул көнне "Кайнар линия" телефонына (8-843)279-27-27 номеры белән 9.00 белән 18.00 сәгатьләр аралыгында мөрәҗәгать итәргә була. фото: https://money-creditor.ru/content/banki-krediti/skb-bank-goryachaya-liniya-besplatnii-telefon-slyjbi-podderjki.jpg
-
Урмышлыда Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган иҗади кичә узды
Туган телләр айлыгы кысаларында Урмышлы мәктәбендә шактый гына чаралар үткәрелеп килә. Шундыйларның берсе 2018 елның 9 февралендә Урмышлы авылы китапханәсендә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Кичә барышында китәпханәче Гөлия Галиева...
-
Лениногорскилыларга: Телефоннан сөйләшү әдәбе
Кесә телефонын инде күптәннән кулланабыз, әмма шул еллар дәвамында сөйләшү барышында үзебезне дөрес тотарга әле һаман да өйрәнмәдек. Бәлки, үз-үзебезгә моны танырга вакыт җиткәндер инде?! Без бит телефоныбызның тавышын көчле куеп һәм дусларча әңгәмә барышында мәгънәсез smsлар язышып, әйләнә-тирәдәгеләрнең ачуын чыгарабыз. Шулай итеп, түбәндәге 10 гамәл ярамаган эш булып кабул...
-
Исән калучы юк: һәлакәткә очраган самолетта 71 кеше арасында Татарстан кешесе дә булган
Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС. АН-148 самолеты "Домодедово" аэропортыннан кичә очкан. Ул "Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган булган. Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм...
-
Татарстанда 19 яшьлек кызны поезд бәрдергән
Татарстанның Арча районында Казандагы көллиятләрнең берсендә белем алган студент кызны пассажир поезды бәрдергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия транспортта тикшерү комитеты матбугат сәркатибе Дмитрий Захаров. 10 февраль иртәсендә Ашабаш авылы янында «Казан - Ижевск» маршруты буенча хәрәкәт иткән поезд 19 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Кыз шунда ук һәлак булган....
-
Гадел Вафин Арчада агуланган балалар бер атна эчендә тернәкләнер, диде
Министр әйтүенчә, агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Атна дәвамында алар тулысынча тернәкләнер дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Аның сүзләренчә,...