Урмышлыда Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган иҗади кичә узды
Туган телләр айлыгы кысаларында Урмышлы мәктәбендә шактый гына чаралар үткәрелеп килә. Шундыйларның берсе 2018 елның 9 февралендә Урмышлы авылы китапханәсендә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Кичә барышында китәпханәче Гөлия Галиева...
Туган телләр айлыгы кысаларында Урмышлы мәктәбендә шактый гына чаралар үткәрелеп килә.
Шундыйларның берсе 2018 елның 9 февралендә Урмышлы авылы китапханәсендә Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, «Халыклар дуслыгы» Ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган иде.
Кичә барышында китәпханәче Гөлия Галиева укучыларны Әдипнең тормыш юлы, катлаулы язмышы белән таныштырды. Басылып чыккан китапларына күзәтү ясады. Мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Локманова Фәнис Ярулинның тормышчан шигырьләрен укыды, язучының шигырьләренә язылган җырлар Локманов Ринат башкаруында яңгырады.
Гомумән, бу чара, укучылар өчен бик файдалы, кызыклы булды. Кичә барыбыз бергә Ф.Яруллинның "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җырын башкарып тәмамланды.
Шул хисләр белән янып, Фәнис Яруллинның иҗатыннан илһам алып укучылар үзләре дә шигырьләр, хикәяләр язып осталыкларын сынап карадылар.
Урмышлы мәктәбе
татар теле укытучысы Энҗе Хисамова
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев