Бүген иртән Арча районара тикшерү бүлегенә, гаебен танып, Казанбаш мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин мөрәҗәгать иткән. Ул балаларны ашатуны оештыруда хилафлыклар турында хәбәр итеп, тикшерү белән хезмәттәшлеккә әзер булуы турында белдергән. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары...
Бүген иртән Арча районара тикшерү бүлегенә, гаебен танып, Казанбаш мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин мөрәҗәгать иткән. Ул балаларны ашатуны оештыруда хилафлыклар турында хәбәр итеп, тикшерү белән хезмәттәшлеккә әзер булуы турында белдергән. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Арча районында балаларның агулануы буенча җинаять эшен тикшерүне дәвам иттерә. Җинаять эше Россия Федерациясе Җинаять кодексының 236 нчы маддәсенең 1 нче өлеше (санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу), 238 нче маддәсенең 1 нче өлеше (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү) буенча кузгатылган.
Тикшерү мәктәп ашханәсенә туклану продуктлары китерүче оешмада тентү уздырган. Мәктәп территориясен карау барышында куллану яраклылыгы вакыты чыккан продукцияне юкка чыгару омтылышлары ачыкланган. Шулай ук, агуланганчы бер көн алдан, мәктәп ашханәсе менюсында тавыктан тарттырылган ит һәм омлет булуы билгеле.
Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
"Татар-информ" Арчада Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар, дип хәбәр иткән иде.
Үз чиратында агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Атна дәвамында алар тулысынча тернәкләнер дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, агуланганнан соң, Казан һәм Арча хастаханәләренә барлыгы 41 кеше эләккән - 39 бала һәм ике олы кеше. Хәзерге вакытта Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә 30 бала дәвалана, тагын 9 бала Арча үзәк хастаханәсендә. "22 баланың хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Аларга вакытында билгеләнгән дәвалау үз нәтиҗәләрен бирде, балалар тернәкләнә башлады. Калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә.
Бөтен тиешле терапия үткәрелә. Инфекцияне кузгатучы сәбәпне шактый тиз ачыклый алдык. Бу норовирус инфекциясе. 15 сәгать эчендә ПЦР- диагностика ысулы белән ачыклап, шул инфекциягә каршы дәвалау башладык. Хәзер балалар сәламәтлегендә уңай динамика күзәтелә", - дип аңлатты Гадел Вафин.
Вируслы инфекция булганлыктан, ул тагын 7 көн дәвамында вирус белән контактта булырга мөмкин кешеләрнең күзәтү астында булачакларын әйтте. Бу вирус таралышына чик кую өчен кирәк.
Министр әйтүенчә, инфекциянең чыганагы ачыкланган. Бу нисбәттән, Роспотребнадзор белән эш алып барыла. "Инфекция таралмасын өчен, барысын да эшләячәкбез. Бер атна эчендә авырган балалар тулысынча савыгырга тиеш", - диде ул.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев