Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Исән калучы юк: һәлакәткә очраган самолетта 71 кеше арасында Татарстан кешесе дә булган

Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС. АН-148 самолеты "Домодедово" аэропортыннан кичә очкан. Ул "Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган булган. Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм...

Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС. АН-148 самолеты "Домодедово" аэропортыннан кичә очкан. Ул "Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган булган.

Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган, дип яза Татар-информ. "Самара авиалинияләре" бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.+

Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча "Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә эшли.

Соңгы хәбәр буенча һәлакәткә очраган кешеләр арасында Казан кешесе дә булган.

Фото с сайта правительства Оренбургской области

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев